Бу гаҗәпләндергеч хәл Омск өлкәсенең Юбилейный бистәсендә булган. Биредә 12-15 яшьлек балалар йорт янындагы балалар мәйданчыгында футбол уйнаган. Ә андагы эскәмиягә чыгып утырган пенсионер хатыннарга бу ошамаган. Алар балаларны тавышлануда гаепләгән һәм футболчыларның биредәге мәйданчыктан китүләрен сораган. Әмма яшь спортчылар аларны тыңламаган һәм уеннарын дәвам иткән.
Арытаба ике карчык пычак алып чыгып, аның белән балаларга янап, тупларын тартып алган. Һәм йорт янындагы куаклар арасына кереп, аны кискәләгән.
Бу хәлдән соң балаларның ата-аналары полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар тикшерү үткәргәч, ике якка да штраф салган: балаларга - үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, ә ике пенсионер хатынга балаларны пычак белән куркыткан өчен.
Арытаба бу хәлләрнең ничек дәвам итәсе билгесез. Аларның бит арытаба да бер йортта яшиселәре бар!