Дәүләт башлыгы өстәленә куела торган продуктлар махсус лабораториядә тикшерелә, ә аш-суны исә Федераль сак хезмәтенең махсус кухнясында яки санитария табибы катнашында әзерлиләр, дип аңлатты ул.
- Продуктлар тикшерү аша үтә алмаганга, менюны ашыгыч рәвештә үзгәрткән очраклар да булды. Тиешле сертификатлары булган продуктлар килә, әмма алар барыбер федераль сак хезмәте лабораториясенә тикшерүгә җибәрелә. Кайчакта аларның кайберләре тикшерү үтми һәм тиз арада менюны үзгәртергә туры килә, - дип сөйли Бухаров.