Дуңгызчылык белән шөгыльләнгән Пол Уиллис үзенең почта тартмасында апасы Энни Ловел җибәргән открытканы табып алган. Открытканы яхшырак караса, анда Энниның 1987 елда Гранд-Каньонда йөргәндә төшкән фотосы икәнен аңлаган. Сан-Францисконың почта маркасында да 1987 ел күрсәтелгән.
Открыткада икенче почта маркасы да була. Анда 2020 елның 29 апрель саннары язылган. Уиллис, аптырап, ни өчен хат шулкадәр озак килүен белергә теләп, почта бүлекчәсенә барган. Почта хезмәткәре коронавирус пандемиясе аркасында бүлекләрдә генераль уборка оештырылуын сөйләгән. Ул почта хезмәткәрләренең открытканы мебель һәм аппаратларны күчергәндә табулары мөмкин дип аңлаткан.
Шулай икән, дуслар. Кеше факторы бер Русиядә генә бар икән дип уйламагыз. Әнә бит. Открытка шкаф астына кереп киткән һәм шуның белән шул. Русиядә дистә еллардан соң табылган хат-открыткаларны чүп савытына ташларлар иде дип уйлыйм. Ә менә югарыда язылган почта бүлеге хезмәткәрләре җаваплы булып чыккан. Афәрин!