Бүген иртә белән Белорет районы халкы һава торышының аларга гадәти булмаган сюрприз әзерләвен күргән - бөтен территориядә диярлек кар яуган. Кар баскан ишегалларының һәм яшелчә бакчаларының фоторәсемнәре социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
Моңа кадәр синоптиклар Башкортстанда көн саен көчле җил һәм кыраулар фаразлаган иде, әмма "кышның кайту" ихтималлыгы турында мәгълүмат булмады.
Шәһәр халкы сүзләренчә, кар эрегән дә инде. "Кыш" нибары берничә сәгать торган.