Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 Май 2020, 21:40

Безнең арада "маугли" малай яшәгән

Ул Салават шәһәрендә тездән пычракта көн күргән.

Салават шәһәрендәге бу фатирда газ һәм электр юк, бала тездән пычракта үскән. Аның әнисе беркайда да эшләмәгән, улын тәрбияләү белән дә шөгыльләнмәгән, чөнки ул барысыннан да артык шешәне яраткан.

Салават шәһәре хакимите, хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә ниятләп, судка мөрәҗәгать иткән. Тикшерү вакытында малайны социаль приютка урнаштырганнар, анда җиде яшькә кадәр баланың сөйләшмәве, ә бары үзенә игътибарны җәлеп итәргә омтылып, тавышлар гына чыгаруы ачыкланган.

- Малай гади мәдәни-гигиена, социаль-көнкүреш һәм коммуникатив күнекмәләргә ия түгел, - дип хәбәр ителә Салаватның шәһәр суды сайтында.

Бала уйный, киенә, аш-су приборларыннан файдалана белми, куллары белән ашый.

Хокуктан мәхрүм итү турындагы дәгъвага җавап итеп, әнисе фатирны тәртипкә китергән, ә аннары ул анда косметик ремонт ясарга ниятләвен белдергән. Әмма суд хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итеп кенә калмыйча, улын карап тоту өчен алимент түләттерергә дә карар кылган.
Читайте нас: