Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 Май 2020, 22:15

Сәрхүш хатын һәр көн эчкән, баласын карамаган

Башкортстанда коточкыч шартларда яшәүче җиде яшьлек малайны табып алганнар.

Фатирда газ һәм электр уты юк, бала тездән пычракка баткан, ач-ялангач. Малайның әнисе беркайда да эшләми һәм улын тәрбияләү белән дә шөгыльләнмәгән. Һәр көн эчкән.

Салават шәһәре хакимияте хатынны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү максаты белән судка биргән. Тикшерү вакытында малайны социаль приютка урнаштырганнар, анда җиде яшьлек баланың сөйләшмәве, ә бары тик үзенә игътибар җәлеп итәргә тырышып, төрле авазлар гына чыгара белүе ачыкланган. Хәтта үзе киенә һәм чишенә дә белми, кашык та тотарга өйрәнмәгән, уйный да белми икән.

Ана хокукларыннан мәхрүм ителәчәге турында ишеткәч, хатын инде фатирын юып-җыештыруын, ә аннары ул анда косметик ремонт ясарга ниятләвен белдергән. Әмма суд хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итеп кенә калмыйча, улы өчен алиментын да түләттерергә карар кылган.

Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/S-rh-sh-hatin--r-k-n-echk-n-balasin-karamagan-285429/
Читайте нас: