– Менә хәзер ошамый, башка кызлар да шундый итек кия икән. Кыз идәндәге итекләрне тибеп җибәрде дә, бүлмәсенә кереп бикләнде.
Бу тамашага карап торган Гөлирә карчык итекләргә карап көрсенеп куйды:
– Тагы нигә холыксызлана? Итекләре юк мени?
Лариса гаиләдә бик иркә үсте шул. Барысы да ул теләгәнчә. Мәктәп тә якын, үзе бара, үзе кайта. 14 яше тулгач, әнисе аны хореография мәктәбенә яздырды. Ларисаны машина белән илтеп куя, барып ала. Кайтып өй эшләрен башкара да, ике сәгатьтән соң барып ала. Бу йөрүләр атнасына өч тапкыр кабатлана. Укуына акчасын да вакытында түләп баралар. Лариса биюне яратып йөри шикелле, үзен күптән инде сәхнә йолдызы итеп саный. Беркөнне аңа машинасын подъезддан читкәрәк туктатырга туры килде. Лариса, авызын турсайтып, кычкырырга тотынды:
– Мине аңламыйсың! Үзебезнең подъезд төбенә туктат! Арыдым!
Резидә дә арыган иде.
– Алай, машинадан төшеп, өйгә керергә иренсәң, моннан соң автобуста йөрерсең, – дип тыныч кына әйтеп куйды.
Лариса әнисеннән мондый сүз көтмәгән иде, машинаның ишеген шап итеп ябып, өйгә кереп китте. Кичен ашамады, эндәшмәде. Шулай әнисен җиңде. Резидә кызын машина белән ничек йөреткән булса, шулай дәвам итте.
И, дөнья, дөнья! Балалар – безнең киләчәк, дигәнебез купшы сүзләр генә түгел. Бүген нинди тәрбия бирәбез, иртәгәсе көнебез шундый булыр. Яхшы кеше булып яшәү кыен түгел кебек ул, ә менә балаңа яхшы әни булу кыен. Гөлирә кызы Резидәгә читләтеп аңлатырга тырышып карады.
Резидәсе:
– Заманасы башка, – дип кенә куйды.
Гөлирә үзенең балачагын, мәктәп елларын искә төшерде. Ул 40 ел буе шәфкать туташы булып эшләп, дәрәҗәле исемнәргә лаек булып, пенсиягә чыкты. Тәүфыйклы балалар үстерде.
Авылда башлангыч мәктәп юл аша гына иде. Ул гел «5»легә генә укыды. Моның өчен әллә нинди киемнәр дә кирәкмәде. Апалардан калган күлмәк, иске киемнәр дә бик ярап тора иде. Укытучы апа да: «Язуың матур, пөхтә, хатасыз язасың, арифметикадан да көчлесең», – дип гел мактап кына торгач, мәктәпкә барасы килеп кенә тора.
Бишенче сыйныфка башка авылга йөреп укырга кирәк булды. Көз салкын, яңгырлы килде. Абыйсыннан калган сырма киеп йөри. Зур булса да, җылы. Күлмәге дә ару гына. Әнисе зур әнисенең бумази күлмәген кечерәйтеп, кыскартып бирде. Зур әнисе бик мәрхәмәтле карчык булды. Күзе начар күрсә дә, иртән торып самавыр куеп, балаларга кайнар чәй эчереп җибәрә. Гөлирәнең аяк киеме генә юк. Өйдә чабата үрүче юк. Сатып ала башласаң, акча кирәк. Галошы тишелеп, ертылып беткән, киеп йөрерлек түгел. Ә тышта яңгыр ява да ява. Гөлирә өч көн мәктәпкә баралмады. Көзге яңгырны тәрәзәдән күзәтеп, китап-дәфтәрләрен карады.
Әнисе мунча түбәсеннән әтисеннән калган кирзы итекләр алып төште. Итекләрне яхшылап юып, солидол белән майладылар. Иң мөһиме, алар тишек түгел. Иртәгәсен зур әнисе бәйләгән оекбашны киеп, шәлне урталай кисеп, чолгау урагач, Гөлирәнең аяклары итек эченә урнашты. Аяклар корыда йөрде, су үтмәде. Тырышты, яхшы укыды.
Һәрбер ана баласын, начар булсын, дип үстерми, һәр ата-ана сәламәт шәхес тәрбияләргә тырыша. Дөньяның агын да, карасын да күргән Гөлирә карчык кызы белән оныгына карап, уйга калды. Башында бер генә уй, кирзы итек турында сөйләргәме-юкмы? Үткәннәрне иркә үскән оныкларга сөйләп, аңлатып бетереп була микән? Сөйләргәме? Сөйләсәм, аңларлар микән?