«Барысы да балалар мәйданчыгында булды, анда без Сафия белән идек. Безнең янәшәбездә бер хатын үз балаларына кычкырына башлады. Нинди генә сүзләр әйтмәде ул!? Балаларга күп акча китә икән, гомумән, барысына да аларның әтиләре гаепле, ул тәрбияләргә булышмый икән...
Шунда ул минем Сафиягә игътибар итте: «Менә авыру бала да үзен яхшы тота, ә сез тыңлашмыйсыз!» - диде. Кызы Сафиягә игътибарын юнәлтте: «Ә ул нәрсә белән авырый? " - дип сорады. Хатын: «Берни белән дә авырмый! Ул - дебил! Әнә шундыйларга дәүләт 500әр сум пособие түли дә инде", -дип җаваплады. Кыз бераз уйлап торды да: "Әни, ә нигә син дебил тапмадың, аларга күп акча биргәч?" - диде. Хатын беразга өнсез калды... Аннан: "Бар, уйна, юкса өйгә кайтабыз!" - дип җикерде.