Барлык яңалыклар
Яшәеш
12 июнь 2020, 22:35

Хыянәт камчысы

Барысы да Гашыйклар көненнән башланды. Өзелеп гашыйк булулар, мәхәббәт аңлашулар да... һәм менә инде язмыш үкенеч, газап, әрнү, сагынуларны да шушы көнгә калдырган икән... Бик якын да аңа 14 февраль, шул ук вакытта күңелсез хатирәләрнең чишмә башы да булып тора.

Гади һәм беркатлы шул ул Рәшидә. Гомерендә дә кешедән шик-шөбһә эзләмәде. Гомумән, кешеләргә шикләнеп, сынап карый белмәде. Үз иреннән шикләнү турында уйлап карарга да юк инде.
Менә аларның танышкан көннәре. Аннан кавышкан көннәренә дә ерак калмаган. Иртәдән үк иренә бер “сюрприз” ясарга хыялланды ул. Хамисы борынга чиерткәнче дип ашыга-ашыга, йөгерә-йөгерә йөрде әле. Гадәттә, Хамисының иртән-иртүк бәйрәм белән котлый торган гадәте бар иде. Уяну белән, аяк очларына гына басып, кухняга ашыкты. Ире торганчы, җыйнак кына табын әзерләде дә, инде күптән әзерләп куйган открыткасын язарга кереште. Сүзләрнең дә ниндиләрен генә сайлады әле... Фәнис Яруллин иҗатына баш-аягы белән гашыйк булып, көннәр буе шул шигырьләрне кабатлап йөргәнлектән, башка авторга мөрәҗәгать итүне дә хыянәт дип санады хәтта.
“Белми идем шундый сөю барын,
Белми идем шундый хис барын.
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Дөньядагы бөтен төс барын...
Мин сине яратам, Хамисым!!!!”, - дип язды да, яшь гашыйклар йөрәге кебек кып-кызыл открытканы машинасына чыгарып куйды. Хамис исә иртән торып, Рәшидәне бәйрәм белән тәбрикләп, кочаклап үпте дә, эшенә ашыкты. Рәшидә аның кире борылып кереп, рәхмәт әйтүен, күкләргә чөюен көтсә дә, ул кире борылмады. Ярар, төшке ашка кайтканда, минекеннән дә әйбәтрәк “сюрприз” әзерләп кайтырга җыенадыр, дип тынычланды хатын. Әле эчтә генә концертка билет булса, нинди күлмәгемне киярмен, кафега чакырса, нишләрмен, чәчкәләр бирсә, җавап итеп кайсы шигыремне сөйләрмен дип тә хыялланды.
Әй, бу хатын-кызның беркатлылыгы... Хамистан рәхмәт тә, сюрприз да булмады. Ул хәтта откыртка турында сүз дә кузгатмады. Рәшидә чыгып, машинаны да карап керде, тормыштагы кадерле яры, эш белән мавыгып китеп, открытканы күрмәгәндер, янәмәсе... Тик, кып-кызыл йөрәкләр урынында юк иде...
Бу вакыйга Рәшидәнең бөтен тынычлыгын урлады, йокысын качырды, дөньяга күзләрен ачты...
Димәк, Хамисның яшерер сере, читтә кемедер бар?! Абау, Ходаем, өч ел яшәр-яшәмәс шул юлга баса алыр иде микән ул?
Акыллы да, сабыр да ул Рәшидә. Күз яшьләрен эчкә йота, борчылуларын яшерә белде. Үзе читтән генә күзәтте, һәр адымына, һәр сүзенә игътибарны арттырды. Соңарып кайтуларында, кухня бүлмәсендә түгел, ә ишек төбенә чыгып каршы ала башлады. Ә бер көнне иреннән чит хушбуй исе бөркелә иде.
Сабырлыкның да тулып ташыган көннәре була икән...
- Кем ул? – дип сораудан башка чарасы калмады.
Ә Хамис күзен дә йоммыйча, хатын-кызның исемен үк әйтеп бирде. Аңа шулай яшисе күңеллерәк һәм хислерәк икән... ул бу гамәле белән Рәшидәгә бер генә кыенлык та китерми икән...
Рәшидә башта таштай катып алды, аннан тыныч кына диванга барып утырды... Әйе, аңа Хамисның бер кыенлык та китергәне юк, сүгенми, акырмый, кыерсытмый, кимсетми... Матурым, дип кенә тора да бит... Тик шулай да хыянәт бик ачы, бәгырьләрне кисәргә, аяктан егарга сәләтле икән, аны күтәрүләре, гафу итүләре бик авыр икән...
Иң гаҗәпләндергәне, Хамис Рәшидәгә акланып, гафулар сорап, җебеп тормады. Теләмисең икән, аерыл, уртак балабыз юк бит әле, дип кенә куйды.
Уеннан уймакмы бу, әллә инде вакытында белеп тору яхшыракмы? Рәшидә бу хакта аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Көн уйлады, төн уйлады, билгеле бер карарга килә алмады ул...
- Аерылсам, Хамистан да әйбәт ирне каян табам инде. Аерылмасам, намусыма аяк сөртәләр кебек, - дип уйлады. Аннан телефонына үрелеп, барлык хәлләрне дә каенапасына сөйләде дә, берничә көн генә аерым яшәп карар өчен бертуган апаларына китте. Сагынам икән, димәк яратам, кичерергә туры килер, әгәр нәфрәт сөюдән өстен булса, башка шәһәргә күчеп китәрмен дип уйлады ул.
Тик бу вакытта йөрәк турысында яшим-яшим дип яңа гомер бөреләнүен ул үзе дә, Хамис та белми иде әле... Бала аларны берләштерде, дуслаштырды, икесен бербөтен итте... Тик хыянәт камчысының эзе Рәшидәнең җанында тирәнгә уелып калды.
Язмышның шаяруымы, әллә очраклы хәлме, бала да, нәкъ 14 февраль – Гашыйклар көнендә дөньяга аваз салды. Гомерендә беренче тапкыр, Хамис без бер-беребез өчен яратылганбыз икән, шушы шатлыгын да, борчуын да сыендырган көн – безнең көнебез, сөю-сәгадәт бакчасына тиң икән, дип куйды.
Бүген Рәшидә белән Хамистан да бәхетле яшәүче юк. Күкләрдә укылган никахны җимерү мөмкин түгел икән ул...
Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Читайте нас: