Барлык яңалыклар
Яшәеш
15 июнь 2020, 11:44

Явызлыкка кирәк авызлык

Яр буенда уйнап утырган җиреннән Женя сикереп кенә торды да, иптәшенең җиңеннән тартып:– Әйдә, Айнур, мин сине бер җиргә алып барам, – диде. Иптәше исә икеләнеп:– Юк, әни миңа моннан ерак китмәскә кушты, – дип җаваплады. – Ерак түгел ул, ә-әнә анда гына, – дип Женя үзләренең бакча артындагы йортка күрсәтте.– Ә-ә, Малик бабайларның өе бит ул. Ә анда нигә барабыз?

– Җиләк ашарга.
– Малик бабай бирә мени?
– Бирә, күп сөйләшмә. Әйдә, тиз бул, җилдердек.
Женяның табаннары гына ялтырап калды. Айнур да, ирексездән, аның артыннан иярде. Беркем дә аларны җиләк белән сыйламый иде. Женяның бу чираттагы тәртип бозуы булды. Тирәк төбенә утырып бераз хәл җыйдылар да, шуышып дигәндәй, коймага таба юнәлделәр. Женя ым белән генә Айнурга тавышланмаска кушты. Менә аның яшерен юлы. Астагы казагы суырылган бер койма тактасын читкә этте һәм кысылып, бакчага үтте. Айнур да шулай эшләде. Ә анда чынлап та кып-кызыл җиләкләр мөлдерәп пешкән иде.
– Аша, – диде Женя. – Тик тавышың чыкмасын!
– Тотсалар нишләрбез, – дип сорамакчы иде Айнур, иптәшенең усал күзләрен күреп, кыймады, куркып кына бер җиләкне өзеп капты. Аннары малайларның кул хәрәкәте тизәйде. Берничә минут эчендә түтәлдәге пешкән җиләкләр ялт итте. Ничек сиздерми керсәләр, шулай ук чыгып, тирәк төбенә барып утырдылар. Женя бик тә канәгать иде.
– Син күптәннән шулай йөрисеңме ул, Женя?
– Ансын белмә. Минем белән йөрсәң, ач калмассың.
– Мин синең белән башкача бармыйм. Әни белеп калса, бүтән мине чыгармый.
– Һи, тапкансың икән куркыр нәрсә. Бигрәк җебексең.
Ул көнне малайлар шулай икесе ике якка таралышты.
Женяның гаиләсе шәһәрдән авылга яшәргә күченеп кайтты. Алар авылның нәкъ уртасындагы бер йортны сатып алды. Женя гаиләдә баш бала. Ул әле икенче сыйныфны гына тәмамлады. Бер яшьләре генә тулган игезәк сеңелләре бар. Малай авылны бик тиз үз итте. Монда рәхәт, иркен. Телгә оста, берничә айда татарча да сукалый башлады. Телдән тизрәк урлашырга өйрәнде. Авылда моңа мөмкинлек күп: гел ачык каралты-кура, бакча тулы җиләк-җимеш…
Кызык итеп башлаган гадәте тора-бара начар кәсепкә әве­релде. Теге бакчадан җиләк, монысыннан кыяр гына «чәлдереп» калмады, күңеле зурга үрелде. Йөрегән кызына кич чыкканда көн дә кесә тутырып алма талап чыгу гадәти күренеш иде. Иптәшләренә шул гына кирәк, Женяны аның саен «дәртләндерделәр». Тотылган чаклары да күп булды үзенең. Кайдан аркан, кайдан балта, дигәндәй. Тик авыл халкы эшне зурга җибәрмәде, әрләшү белән тәмамлана торган булды. Бәлки әти-әнисенең дә бәлане башында ук сизеп калып, улларын дөрес юлга бастыру кирәккәндер. Урманда кемдер торгызып калдырган, дип «Дружба» пычкысын күтәреп кайткач та, әнисе төпченеп тормады. Улына сәер генә карады да, үз эше белән мәшгуль булды. Югыйсә, Женяга ул пычкының кирәге юк иде. Әнә шулай күңелен гел генә корт кимереп торды. Чираттагы «батырлыгын» әтисе белән эшләде ул. Урман буенда нефтьчеләрнең торбалары төшеп калган була. Шуны күреп кайткан Женя әтисен котырта. Ул да артык уйлап тормый: караңгы төшкәч иске УАЗлары белән урман ягына юл тоталар. Төне буе торба ташып тәмам хәлдән тайган әтиле-уллы таң сызылганда гына кайтып авалар.
Бүген Женя кайда, дисезме? Ул төрмәдә. Балачакта салынган бу «явызлык орлыгы» үсә, үрчи. Армиядән кайтып, шәһәргә эшкә урнашкач, үзе кебек берәү белән подъезд төбендәге машинаны урлыйлар. Кисәк килеп чыккан шаһиттән котылу өчен башына тимер белән сугалар. Ә ул исән кала һәм бурларны тотарга ярдәм итә.
Тик төрмә аны акылга утыртырмы?
Фото:shutterstock.com
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: