Паркта балалар өчен уен мәйданчыгы яңартылды, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар куелды, койма алмаштырылды, асфальт-бетон юллар салынды.
Башкарылган эшләрнең хакы 4 миллион сумнан артык тәшкил итте. Хәзер биредәге чокырларны ныгыталар, шулай ук күзәтү үзәге урнаштыралар. 5 метрлы фонтан да булачак. Эшләрне 31 августта төгәлләргә ниятлиләр.
- Бүгенге көндә Уфада эшләүче фирма белән 10 миллион 138 мең сумлык контракт төзелгән. Каналны төзекләндерү эшләре бара, анда георәшәткә урнаштырыла. Биредә фонтан зонасы, балалар өчен мәйданчык һәм спорт мәйданчыгы булачак. Канал аша тагын өч күпер куелачак", - ди Ярмәкәй авыл хакимияте башлыгы Нурислам Тимеров.
Фото: Энже Шафыйкова.