— Миңа барысы да диярлек, битлек кияргәме-юкмы, дигән сорау бирә. Битлек режимын без гамәлдән чыгармыйбыз. Шул ук вакытта мин халыкның шактый күп өлеше битлек киеп йөрмәвен аңлыйм һәм, әлбәттә, без кешеләрне штрафка тарттыра һәм мәҗбүр итә алмыйбыз. Бу җәмгыятьтә агрессив реакция тудыра. Әмма шулай да ниндидер күрсәтмә кебек, җәмгыятебезнең нинди дә булса таләбе буларак, бу норма гамәлдә булсын, — диде Радий Хәбиров.
Ул ассызыклаганча, битлекләрне җәмәгать транспортында, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр биналарында, Күпфункцияле үзәкләрдә, кибетләрдә, ябык биналарда мәҗбүри рәвештә кияргә кирәк.
Фото: bashinform.ru