57 яшьлек ирнең ай ярым дәвамында кайда икәнлеге билгесез булган. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, аны 16 майдан ук эзләгәннәр.
“Комитетның авария-коткару хезмәткәрләре югалган ирне 6 тапкыр эзләргә чыгалар. Әмма бар да юкка була. Бары тик 29 июньдә генә очраклы шаһитлар ирнең мәете елгада табылуын хәбәр иттеләр”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Статистика мәгълүматлары буенча, 2020 ел башыннан алып сулыкларда 56 кеше гомере өзелде. Шуларның 4се – балалар.