Син гомер буе, балам, дип өзгәләнгән-өзелгән чакларыңда назлы сүзләр белән булса да күңелеңә җылы сала алдыммы икән? Иң беренче кулыңа алып, биләүләргә биләгәннән алып минем өчен күпме борчылулар кичергәнсең. Авырып киткән чакларымда баш очымда саклап утыруларың әле кичә генә кебек. Балачакта тәнемә шешекләр чыгып, җиде күзле булып тишелә иде, шуларны дәвалап, төзәтә идең. Аларның урыннары тәнемдә һаман ялтырап, сине хәтерләтеп торалар. Бала өчен аналар ниләр күрми дә, ниләр кичерми!
Ана кулларыннан да назлы, йомшак кулларны беркайдан да табып булмый шул. Әнкәем пешергән ризыкларның тәмен гомер онытасым юк. Оныкларың да сагына сине, әнкәй. Үзең исән чакта әйтә алмаганнар шушы язмамда булса да синең рухыңа барып ирешсә иде, рәхмәтләрем авыр туфрагыңны җиңеләйтсә иде. Әткәем сугыш яланында ятып калгач, тормышыңны башка кешегә багышламадың. Балама сүз әйтерләр, балам-балам, дип соңгы сулышыңа чаклы минем өчен өзгәләндең. Гомерең буе әткәемне көттең, тик ул гына кайтыр җирләрдә булмады шул – 26 яшендә генә Ленинградны блокададан коткарганда һәлак булган ул.
Ул чактагы авырлыкларны язып кына бетерерлек түгел. Ашарга икмәге генә түгел, умач уарлык оны да юк. Берчак ашлыклар җитешкәч, амбардан 200 грамм он тараттылар. Әнкәй шул онны алып кайтырга җибәрде. Дус кызым Әдибә белән сөенә-сөенә төшеп киттек. Төшеп киттек, дим, чөнки амбар тау астында иде. Яулык почмагына салып үлчәп бирделәр. Яулыкны, эй, болгый-болгый кайтам, шул чагында яулыгымның төене чишелеп китмәсенме! И, Ходай, оным очып җилгә таралды! Үксеп еларга тотындым, тик күпме еласаң да, он кире җыелмый, елый-елый өйгә кайттым. Өйдә зур әни, әнкәй мине көтәләр, ә мин буш кул белән. Ул чактагы кичерешләрем, балалык әрнүләре!.. Ярый, орышмадылар. Мине юатып: «Балам, елама, ризыкка язмагандыр», – дигән булдылар. Бу вакыйга гомерем буе хәтеремнән чыкмады һәм үзем белән китәр дә.
Билгеле, әтиләре исән-сау кайткан балаларга кызыгып карый идек. Әти, дип дәшәргә, авыр чакта таянырга кешеләре бар, ә бездә үзләренә ярдәм кирәк ялгыз әниләр. Авызларыннан өзеп безне ашатырга тырыштылар. Тик безне ятим итмәскә тырышсалар да, әтисезлекне алыштыра алмадылар... Балачактагы хыяллар бары хыял гына булып калды. Кайчакта әтиләрне: «Безне ни өчен ятим итеп, үлеп ятасыз», – дип, әрләп тә ала идек. Бала күңеле шул.. Узган гомернең истәлекләре дә үзем белән китәр... Кеше гомере буе иртәгә, дип яшәсә дә, иртәгәге көн бәлки берчак килмәс.
Әйе, без сугыш чоры балалары, ятим булдык. Тик шунысы авыр – бүген дә ятим балалар һаман кимеми, киресенчә, арта бара. Ни өчен кешеләр таш бәгырьле, ни йөрәкләре белән балаларын ятим итәләрдер? Үзләренең рәхәтлеген, байлыгын өстен куялар. Әйе, хөкүмәт карый, тәрбияли, үстерә, барын бирә, тик ана назын берничек тә бирә алмый. Ата-ана назы, тәрбиясе кирәк балага.
Без, сугыш башланганда тумый да калган балалар, 80 яшькә җитәбез. Тик йөрәк төбендәге ятимлек ачысы кимеми. Баланың теле дә, әти-әни, дип ачыла. Берсе генә булмаса да, күңелендә күпме сагыш. Кошлар да томшыклары белән ризыкландырып булса да, балаларын үстерә. Һәр бала үз әти-әнисе белән бәхетле яшәсен иде, и, Ходаем!