Барлык яңалыклар
Яшәеш
23 июль 2020, 12:25

Коронавирус кайчан бетәр?

Русиядә коронавирус эпидемиясе 2020 ел ахырына кадәр тәмамланмаячак. "Роспотребнадзор"ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев "Русия киләчәге. Гомумдәүләт проектлары" порталына биргән интервьюсында әнә шундый срокны атады.

"Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү йогынтысы да көчле, шуңа күрә яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә, бәлки, сезонлы "кабынулар" да булыр», — диде ул һәм Израильдә һәм Испаниядә хәзер үк инде көнгә 200-400 яңа зарарлану очрагы теркәлә, дип ачыклык кертте.
Малеев искәртеп узганча, көн саен Русиядә алты меңнән артык кешедә инфекция булуы ачыклана, һәм бу сан бер үк вакытта 500гә кадәр кимеп, 12 меңгә кадәр үсә алмый. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә көнгә бер меңгә якын кеше зарарлана, шул ук вакытта савыгучылар саны шактый арта. Шул рәвешле күмәк иммунитет туплана.
"Шуңа күрә Мәскәүдә икенче дулкын булмавы да мөмкин. Локаль учаклар, бик көчле булмаган кабынулар булуы ихтимал», - ди эпидемиолог.
Ул ассызыклаганча, Русиядә авыруларның беренче дулкыны әле тәмамланмаган, ә алда - көз һәм салкыннар.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronivirusni-kaychan-bet-ch-ge-bilgele-buldi-379088/
Читайте нас: