Барлык яңалыклар
Яшәеш
23 июль 2020, 16:30

Тәмәке тарткан өчен штраф!

КоАП ка кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, хәзер аңа ярашлы, штрафлар 500 сум, кабат тәртип бозган очракта 1000 сум булачак.

Закон буенча Башкортстанда тукталышларда һәм паркларда тәмәке тарту тыела.

«Федераль законнар төбәкләргә тәмәке тарту өчен өстәмә урыннар ясарга форсат бирә. Күп төбәкләр аннан файдалана инде. Без бу мисаллардан үрнәк алып, үзебезнең тыюларны кертәбез», — диде БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Башкортстан парламенты җитәкчесе белдерүенчә, халык тәмәке тартучыларга еш зарлана. Аеруча, кальян тартучылардан җәфа чигүчеләрнең зары зур.

Тукталышлар, парклар, скверлардан тыш, бүгеннән башлап, республикада җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр юлларында; ял, туризм, физик культура, спорт белән шөгыльләнү урыннарында; ачык һавада театр-концерт, мәдәни чаралар, иҗтимагый-сәяси чаралар уздырылган урыннарда тәмәке тарту тыела.

Фото: pixabay.com

Читайте нас: