Вакыйга болай булган. 42 яшьлек америкалы ханым үзен ышанычлырак тотар өчен күкрәген ике үлчәмгә зурайткан. Операциядән соң ярты ел үткәч, Племонс буыннарындагы хроник авыртудан җәфа чигә башлый. Акрынлап аңарда даими баш өянәкләре (мигрень) барлыкка килә. Шэннонның чәче коела башлый, ул начар ишетә, күзләре дә алама күрә башлый. Авыртулары шулкадәр көчле була ки, хәлсезлеккә дучар булгач, моңарчы яхшы физик халәттәге ханым үләм икән дип коты оча.
Ахырда медиклар аңа якынча 6 ай вакыт калганын әйтәләр. Ханымның сул күкрәгендә силикон имплант шартлавы билгеле була, җитмәсә, Племонсны “күкрәк импланты авыруы”на дучар булган дип шикләнәләр. Рәсми рәвештә бу чир теркәлмәгән. Әмма күкрәкләрен зурайткан хатыннарның сәламәтлекләрендә килеп чыккан системалы проблемаларны нәкъ югарыда язылган авыру белән атыйлар икән.
Шэннонга тиз арада имплантларын ярып алыр өчен хирург табалар. Америкалы ханым сүзләренчә, операциядән соң ул үзен тәүге тапкыр тере итеп тойган. Ул хатын-кызларга үзләрен ничек бар, шулай яратырга киңәш итә.