Барлык яңалыклар
Яшәеш
16 август 2020, 19:45

Тәлгать Таҗетдин кое казу, мәчет салу, һәйкәл кую изге эш булуын искәртте

Башкортстанның Балтач районындагы Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә мемориал куелды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Шәех-әль-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин моның изге эш булуын әйтте. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында Аллаһның ризалыгы һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына кешеләр сугышта да, тыныч вакытта да батырлыклар кыла, диде.
«Кое казу, күпер салу, һәйкәл кую, мәчетләр төзү — болар барысы да изге эшләр. Атнага бер генә көн булса да, җомга намазларына җыелсак та, авылларыбыз да тагын да матуррак булыр иде, яшь буын вәкилләрен дингә өндәр идек», — диде ул.
Һәйкәл авыл халкы һәм меценат якташлары тырышлыгы белән төзелде.
Авылдан фронтка 80 кеше киткән, шулардан 44 кеше һәлак булган. Һәйкәл куюны Камил Локманов һәм Валерий Сабанов тәкүдим иткән. Алар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Реаль эшләр» проектыннан ярдәм алган.
Иске Балтач авылы үзәк мәчете имам-хатыйбы Филүс Камалетдинов тарафыннан Коръән аятьләрен уку тантананың иң тәэсирле мизгелләреннән берсе булды.
Читайте нас: