Әбигә 80 яшь, ул үзе чиләк белән су ташый, кәҗәләр һәм бал кортлары үрчетә һәм беркайчан да тормыштан зарланмый. 80 ел эчендә бу йортта бер генә нәрсә үзгәрде. Лида әби инде күптән мич башында йокламый, ә менә балачак хатирәләрен барыбер оныта алмый. Кечкенә шушы өйдә аның балачагы үткән. Биредә аның бабасы яшәгән. Шушыннан әтисен сугышка озаткан. Бу вакытта аңа нибары 1 яшь булган. Әтисе күкрәгенә орден-медальләр тагып кайтканда кызга 5 яшь була инде. Кызны әтисе һәм әбисе белән бабасы тәрбияләп үстерә. Кияүгә чыккач, туган йортын ташлап китә, әмма 30 ел элек ул ире белән Стәрлетамактан Ивановкага кайта. 1992 елда авылда 4 йорт калган була. Ә ире үлгәннән соң, 8 ел элек, Лидия Ефремова биредә бердәнбер яшәүче булып санала. Авылда кибет юк, азык-төлек алырга Лидия Николаевна ярты елга бер тапкыр район үзәгенә йөри. Балалары янына күчәргә уйламый да ул. Киресенчә, кайчан да булса биредә яңа төзелешләр булыр, дип өметләнә.