Кызның әнисе раславынча, егет, бик каты исереп, кызга күсәк белән күп тапкырлар суккан. Ольганың куллары сынган, баш мие селкенгән һәм гематомалар барлыкка килгән, шулар аркасында кыз чак кына хәрәкәтләнә ала, дип сөйләде. Егет үзе гаебен танымый, яла ягу һәм зыян күрүче тарафыннан янап куркытып акча алу омтылышы турында белдерде. Ольга инде полициягә гариза язган, адвокат яллаган, егетне полиция бүлегенә сорау алуга чакыртканнар. Билгеле булуынча, ул егетнең туган көнендә булган. Кыз аны котларга бара, соңрак кайтып китә. Ә бераздан егет аны яңадан чакырып ала. Әлегә бу хәлгә тулысынча ачыклык кертелмәгән. Әгәр дә егетнең гаебе расланса, аның гомеренең иң матур еллары рәшәткә артында үтәргә мөмкин.