Бәрәңге алып арып бетмәдегезме, дуслар? Арыган булсагыз, менә сезгә сөенечле хәбәр: октябрьдә безне өстәмә ял көтә!
11 октябрьдә Республика көнен билгеләячәкбез. Шул уңайдан бу көнне ял булачак.
11 октябрь быел якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көне дүшәмбегә, 12 октябрьгә, күчерелә. . Шулай итеп без 10, 11 һәм 12 октябрьдә ял итәчәкбез. 9 октябрьдә эш көне кыскармый.