Агымдагы чәчәкләр бәйрәме, башка чаралар кебек үк, онлайн формата узды. Шулай булуга карамастан, конкурста катнашучылар саны аз булмады. Махсус жюри комиссиясе ярдәме белән урыннар чыгарылды.
Оешма һәм предприятиеләр арасында «Знамя» кинотеатры хезмәткәрләре эшләгән композициягә тиңнәр булмады. «Иң төзек ихата» номинациясендә Вадим Шәйхлисламов җиңүче булды. «Бүлмә гөлләре» номинациясендә дүрт катнашучы да – Фәнилә Вәсбиева, Ленария Шәрипова, Зөлфирә Лотфуллина, Рәлифә Вәлиева – җиңүче дип танылды. Үз куллары белән бакчаларында чәчәкләр патшалыгы тудырган Әлфия һәм Илдус Хисамовлар җиңү яулады.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә иң күп тавыш җыйган Алсу Хәбипова тамашачы сөюенә лаек булды.
Бу конкурс авыл биләмәләрендә дә барды һәм урыннар аерым чыгарылды. Ә инде район авыллары җиңүчеләре арасында аерым конкурс оештырылып, Бүлкайпаннан Зилә һәм Халит Әюповлар аның җиңүчеләре дип танылды.