Барлык яңалыклар
Яшәеш
11 сентябрь 2020, 17:02

Эчкече әни – олы трагедия

Урам буйлап айкала-чайкала килгән бу хатынга авылдашлары күнегеп бетте. Әнә, тагын ул ярыйсы гына салган һәм чираттагы шешәгә китеп бара. Кибеткә дә түгел бит әле. Суррогат сатучы һәр авылда да бар, диярлек. Берәүләр аны җен ачуы белән сүкте, икенчеләре кызганды, өченчеләре инде аңа битараф иде. Ә нәрсә эшләргә? Аңламагач, кеше аңламый икән. Ир эчсә – мунча, хатын эчсә, йорт яна, диюләре хак. Йорты гына түгел, бербөтен дөньясы яна, дип үзгәртер идем.

Берсеннән-берсе ана назына мохтаҗ өч баласы, көн-таң туса, әниләренең аек йөзен күрергә тилмереп яши. Берсе армиягә китәргә тиеш, икенчесе мәктәпне тәмамлый, өченчесе укырга керә. Ни хикмәт, Ходай андыйларга баланы да мул бүләк итә. Тупылдап торган балаларыңны матур гына итеп тәрбиялә дә бит!
Яшьли рюмкага үрелде бит. Шул сәбәпле, укуын да ташлады. Ә үзе теләгән уку йортына кергәч, ничек сөенгән иде. Шатлык озакка бармады. Авылда йөргән имеш-мимеш сүзләр хак булып, ул бер елдан сумкасын тотып кайтып җитте. Ул чакта әти-әнисе кызларын яклады, кем белән булмас, дүрт аяклы ат та абына бит. Шулай да тизрәк кияүгә бирү ягын каерды: ир кеше хатынын тота белер.
Ире дә үзгәртә алмады аны. Хатын шешә төбенә көннән-көн ныграк төште. Мәктәптән йөгреп кайтып кереп, исерек әниләренә тап булган балалар дәү әниләренә сыенды. Ул исә, сабыйларын сөендерергә тырышып, көн дә мич ашы пешерде, өйгә эшләрен эшләргә ярдәмләште, икесен җитәкләп, берсен күтәреп, дигәндәй, һәр кич су буйларын урады. Шул чак дәү әниләре, балалар, күпер чыкканда теләгән теләк кабул була, әниебез эчмәсен, дип теләгез, ди торган иде. Сабыйлар чын күңеленнән ышанып, Ходайдан сорады. Ә эчкече әни һаман акылга утырмады.
Ире аны үгетләп тә, тиргәп тә, кыйнап та карады. Ахырда, аңа әзрәк эләксен, дип, хатынына кушылып эчә башлады. Инде гаилә тәмам юкка чыга, дигәндә, ерактан туганнары кайтып, икесен дә шәһәргә алып китте. Бик озак дәваланды алар. Күзләре ачылып, дөньяга карашлары үзгәреп кайтты. Туганнары гына түгел, авыл халкы да җир-күк сөенде аларга. Кеше күзенә күренергә кыенсыраган әниләре дә урамга чыга, кибеткә бара башлады. Үзе һаман шомланып куя иде: кабатлана гына күрмәсен.
Озакка бармады шул аек көннәре. Иренең эшкә чыгып китүе булды, хатын янә шешәгә үрелде. Күршеләренең шомырт төбендә йоклап яткан исерек кызын көчкә сөйрәп керде дә, кесәсендәге спирт шешәсен чүпкә ыргытып, аны сатучыларга рәнҗеп-рәнҗеп елады ана. Аңлый ул: бары тик эчкән кеше гаепле. Тик ни намусың белән болай да салмыш хатынга спирт тоттырып чыгарырсың? Ана кешенең йөрәге түзмәде: соңгы елларда ул бик какшаган иде. Инфаркт булды. Әнисен соңгы юлга озатканда да әллә исерек, әллә аек иде. Озак эчкән кеше (аеруча хатын-кыз) матурлыгын югалта. Әнисенең үлеме бераз тәэсир итте үзенә, аек чаклары ешрак була башлады, эшкә урнашты. Тик бу вакытлыча гына булды, барысы да яңадан әйләнеп кайтты. Ире аның белән яшәде дә, яшәмәде дә, дияргә була. Ташлап чыгып китәргә батырчылык итмәде, исерек хатын белән бергә яшәргә көч тапмады. Әнә шулай, кешегә тормыш бүләк итүче, матурлык өләшүче, наз таратучы, барысына да яратып багучы әни ире һәм балалары өчен олы кайгыга әверелде.алда аларны ни көтә, күз алдына китерү авыр.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: