Барлык яңалыклар
Яшәеш
11 сентябрь 2020, 16:48

Гафу ит, укытучым! Җәләлов Вәкиф Җәләл улының якты истәлегенә

Сезне соңгы юлга озата, тирән ихтирам иткән кешемә соңгы хөрмәтемне күрсәтә алмадым. Гафу ит мине, укытучым, зинһар, гафу ит! Минем генә түгел, күп кенә башка укучыларыгызның да Сезнең вафатны соңга калып ишетүенә дөнья мәшәкатьләре генә гаепле микән? Бәлки машинада узып барганда Сезне күреп туктаган, хәлләрегезне ешрак белгән булсам, соңгы көннәрегез якынлашканын аңлаган булыр идем. Үкенечләр соңыннан килә шул. Хәзер исә Сезне сирәк очратуымны, хәлегез ничек, дип соравыма, әкренләп, картларча, үзегез ничек, дип кыска гына җавап бирүегезне искә алып утырам. Әйе, искә алырга гына калды шул...

Бәлки ниндидер сәер хәл төсле тоелыр, әмма нәкъ шул Сезне җир куенына тапшырган шимбә көнне: «Яшәсен биш әйбер!» дигән юллар исемә төште. Бу Сезнең яраткан девиз иде. Мин, тырыша-тырыша, хәтеремдә шушы биш әйберне барладым: ручка, каләм, дәфтәр, линейка, китап. Әйе, шушы гади генә юллар барлык рухи халәтегез турында сөйләп тора иде: кыскалык, төгәллек, тәртип!
Сезнең дәресләр тыныч кына үтте дия алмыйм, төрлечә була иде: кызып-кызып бәхәсләшергә дә, шаярып-көләргә дә яраттык. Әмма дәресләрегезне хөрмәт итмәүчеләр булмады – барыбыз да тырыша идек. «Без сезгә төп белем генә бирәбез – электр тогы нәрсә ул һәм аннан ничек сугылмаска, биектән төшкән кирпечнең «көче» нинди була һәм башкалар, һәм башкалар. Соңрак аларга үзегез барып җитәрсез – тормыш өйрәтер», – дип кабатлый идегез сез.
Укыту алымыгыз үзенчәлекле, материалны бирү осталыгыгыз төгәл иде. 10нчы сыйныфта укыгандагы бер кызыклы вакыйга күңелгә тирән уелып калган. Кулыгызга астрономия китабын тотып, укучылар, без менә бу китапны бер тәүлектә үтәргә тиешбез, дидегез Сез. Аптыравыбызның чиге юк иде. Моны күреп, өстәп куйдыгыз: «Сезгә бу әсбапны үзләштерүгә 24 сәгать бирелгән! Мин бу программаны «5»легә беләм, сез ул кадәр белә алмаячаксыз.» Чыннан да, астрономиядән бишлеләребез бик күп булмады. Аттестатымның уртача баллы «биш» булса да, бу фәннән минем дә «дүрт» иде. Әмма моңа һич үпкәләмим – астрономия миңа авыр бирелде. Бүген йолдызлы күктә Зур һәм Бәләкәй Аюны, Поляр йолдызны табалам икән – бу минем өчен зур шатлык.
«Математика – барлык фән­нәрнең патшабикәсе, әмма физиканың ялчысы» дигән канатлы сүзләрегез дә хәтергә тирән уелып калган. Бу бер генә дә башка фәннәрнең дәрәҗәсен төшерү түгел, ә үз фәнегезнең асылын күтәрү, ярату, аңа бар күңелегездән бирелү халәте иде. Тагын бер сыйфатыгыз – яхшы укучыларга да, калышканнарга да бер­дәй якын һәм ихтирамлы мө­нә­сәбәтегез – һәммә­бездә үзе­гез­гә ка­рата хөрмәт хисләре уята иде.
Сезнең хакта сөйләгәндә тормыш иптәшегез – безнең «англичанка»быз Ирина Хә­митовнаны да искә алмыйча китәлмим. Аның хакында аерым һәм бик күп язарга кирәк булыр иде дә бит... Сез барлык күңел халәтегезне, көчегезне укучыларыгыз үсешенә биргән ныклы рухлы педагоглар идегез. Мин моны ихластан әйтәм. Минем оныкларым да сезгә охшаш олы йөрәкле, югары һөнәри осталыкка ия укытучылары белән бәхетле һәм горур булсыннар иде...
Рәфит ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Читайте нас: