Өйләнешкәннән соң өч ел яшь пар бәби алып кайту турында уйламады, отпускларында диңгез ярына барып ял иттеләр, дөнья күрделәр, бер сүз белән әйткәндә, бераз үзләре өчен яшәп калырга булдылар. Ә менә өч елдан соң бәби алып кайту мәсьәләсен башкача кичектермәскә дигән карарга килделәр. Ни дисәң дә, вакыт тиз уза, аннары урамда аларның яшьтәшләре булган парларның бер түгел, икешәр бала җитәкләп, күңелле итеп йөрүләренә карап, бәләкәчле булу кызыктыра башлады.
Тик нишләптер Ходай аларның бу хыялын тормышка ашырырга ашыкмады. Сәлимәнең дә, иренең дә күренмәгән табибы калмады. “Икегез дә сау-сәламәт, барысы да яхшы булыр, бераз сабыр итегез”, – диде белгечләр сүз берләшкәндәй. Көтә торгач, өйләнешкәннәренә биш ел да узып китте. Аптырагач-йөдәгәч, ир белән хатын күрәзәчегә барды.
– Адәм баласы чын-чынлап бәхетле булсын өчен, үзенең мәнфәгатьләрен генә хәстәрләп, үзе генә дөнья рәхәтенә кинәнеп яшәргә тиеш түгел, булган мөлкәтеңнән, күңел җылыңнан мохтаҗларга да даими өлеш чыгару кирәк, – диде Сәлимәгә зәңгәр күзләре белән бораулап карап күрәзәче. – Ә сез кемгә тоемлы ярдәм күрсәткәнегез бар? Мин моны күрмим әлегә! Сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ җан иясе бар. Мин барысын да әйтеп бетерә алмыйм. Күңел күзегез ботак тишеге булмаса, сез аны табарсыз. Аның белән йортыгызга күптән көткән нур керер.
Күрәзәчедән кайткач, ир белән хатын бик озак баш ватты.
– Нинди җан иясе икән ул, ә? – дип үсәләнде Әмир. – Бәлки, теге атнаны син ишек төбеннән куып җибәргән йортсыз песи баласы булгандыр?
Сәлимә үзен гаепле тоеп дәшми калуны хуп күрде. Кем белә, бәлки, ире хаклыдыр. Кертәсе булган шул ач песине. Юындырып җибәрсәләр, ашатсалар, менә дигән матур хайванга әверелер иде әле.
ЭКО процедурасы эшләтеп карарга микән? Ә бәлки, күрәзәче балалар йортыннан берәр ятим кыз яки малайны тәрбиягә алу хакында әйткәндер. Ир белән хатын төрлечә уйлап карады. Тик бу кичне уртак фикергә килә алмады.
Яткач, бик озак йокыга китә алмый җәфаланды Сәлимә. Ә аннары төш күрде. Кара күзле, түгәрәк йөзле сөйкемле бер биш-алты яшьлек малай: “Әни, мин сине озак көтәм, ник һаман килмисең?” – диде. Хатын аны кочаклап алыйм дигәндә, сискәнеп уянып китте.
Иртәнге чәй вакытында да, эш урынына барып җиткәч тә, ханымның уеннан төшендәге бала чыкмады. Шундый ачык итеп күрде бит ул аның йөзен!
...Эштән Сәлимә җәяү генә кайтырга булды. Саф һава уйларын тәртипкә китерергә ярдәм итәр дип. Сап-сары яфраклар түшәлгән парк буйлап атлаганда, аның каршысына тәрбиячеләре белән бер төркем бала-чага очрады. “Кара, кечкенә булсалар да, ничек тәртип белән тезелеп, икешәрләп җитәкләшеп атлыйлар!” – дип балаларга карап елмайды Сәлимә. Шулвакыт төркемнән бер малай аерылып аңа таба йөгерде. “Әни!” – дип ханымның чабуына килеп ябышты. Бераз югалып калган Сәлимә аңа карады да таң калды: я Ходай, бу бит аның төшенә кергән бала! Сәлимә бу сөйкемле малайның йөзен меңнәр арасыннан да таныр иде!
– Сезне әнисенә охшатты, бугай. Гафу итегез, – диде ул арада баланы кулына алып тәрбияче.
– Әнисе кайда соң?
– Бу балалар социаль приюттан. Айнурның әнисе моннан бер ел элек яман шештән вафат булган, башка туганнары юк, – дип җавап бирде тәрбияче.
– Приютның адресын әйтегезче, зинһар! – дип үтенде бик нык дулкынланган Сәлимә.
...Икенче көнне үк, бар эшләрен ташлап, ул ире белән приютка килде. Баланы тәрбиягә алу өчен нинди документлар, белешмәләр юнәтергә кирәклеген ачыкладылар. Кырыкмаса-кырык төрле кәгазь җыйганнан соң, биш яшьлек Айнурны, ниһаять, үзләренә кунакка алып кайту бәхетенә ирештеләр. Таләп шундый икән: бала булачак әти-әнисенә башта берничә тапкыр барып, бераз яшәп карарга тиеш. Айнур исә беренче килүдән үк: “Мин сездә калам!” – дип белдерде. “Балалар йортыннан яки приюттан алган малай-кызларның нәселдәнлеге начар булырга мөмкин”, – дип әле кайчан гына шик белдергән Әмир дә Айнурны бер күрүдән үз итте.
...Быел Айнур мәктәпкә укырга барды, әти-әнисе аңа машина рәсеме төшерелгән матур портфель, “дәрес бетте, мине килеп алыгыз”, дип шалтыратып була торган матур кул сәгате һәм башка кирәк-ярак әзерләде. Тагын бер күңелле яңалыгы бар малайның: тиздән ул абый булачак!