Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 сентябрь 2020, 17:50

Гомер озынлыгы кайсы айда тууга бәйле, ди

Америка галимнәре раславынча, кешенең күпме яшәве аның кайсы мизгелдә тууына бәйле. Алай гына да түгел, хәтта кайсы айда туу да йогынты ясый икән.

Галимнәр шуны ачыклаган: гомер озынлыгына тышкы факторлар – һава температурасы, кояшлы көннәр, явым-төшем, гомумән, тирә-як мохитнең торышы – тәэсир итә. Мәсәлән, авырлы хатыннарга кышын читенгә туры килә: өшеп чирләү яки сезонлы инфекцияләр йоктыру хәвефе бар. Болар барысы да булачак баланың сәламәтлегенә кире тәэсир ясый, чөнки хатын-кызның иммунитеты төшә һәм ул карындагы балага кирәкле элементларны биреп җиткерә алмый, дип аңлата галимнәр. “Кыш, яз – болай да организмда витаминнар азайган чор”, – диләр алар.
Фаразларын дәлилләү өчен галимнәр 100 яшьтән узган 1,5 меңнән күбрәк кешене өйрәнгән. Озын гомерлеләрнең 30 проценты көз туган булып чыккан.
Шуңа тикшерүчеләр фикеренчә, көз туган кешеләр озаграк яши. Бигрәк тә сентябрь аенда туучыларның 100 яшьне үтеп китү мөмкинлеге күп, диләр алар. Моннан тыш, сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларында туучыларның сезонлы инфекция чирләрен йоктыру хәвефе азрак икән.
Бу мәгълүматларга ышаныргамы, юкмы – анысы инде һәркемнең үз ихтыярында. Озын гомерле кешеләр үзләре исә сәламәт булу өчен дөрес тукланырга һәм спорт белән дус булырга кирәк дип исәпли.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: live24.ru
Фото: moi-goda.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Gomer-ozinligi-kaysi-ayda-tuuga-b-yle-di-471375/
Читайте нас: