Тәтешле хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Яшәеш
28 сентябрь 2020, 17:26
«Кызыл таң» газетасының элеккеге баш редакторы Расих Ханнанов вафат
Бүген, 28 сентябрьдә, Уфада 88 яшендә танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов вафат булган. Ул Кырмыскалы район газетасы редакциясендә хезмәт куйган. Аннары «Кызыл таң» республика газетасында журналист, баш мөхәррир булып эшләгән. Әдәбиятка 50нче елларда килгән. Чәчмә һәм шигъри әсәрләр иҗат иткән, публицистик мәкаләләр язган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 29 сентябрьдә, Революция урамындагы 66нчы йорт ишегалдында узачак. Язучының васыятен үтәп, аны Башкортстанның Кырмыскалы районында җирләячәкләр.
Расих Нургали улы Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган.
Ул БАССР һәм РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Ш.Ходайбердин һәм Ә.Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Узган елда республика Башлыгы Радий Хәбиров аңа Халыклар дуслыгы орденын тапшырды. Расих Ханнанов С.Юлаев һәм Ш.Ходайбердин исемендәге премияләрне тапшыру буенча комиссия әгъзасы, «Мәслихәт» Башкорт-татар дуслыгы җәмгыятен оештыручылардан берсе иде, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?