Барлык яңалыклар
Яшәеш
3 октябрь 2020, 20:50

Галина! Бәхил бул!

Яшь журналистның үлеме сәбәбе билгелеме?

Уфада «Вести-Башкортстан» хәбәрчесе Галина Заводникованың вафат булуы турында хәбәр иткән идек.

Үлеменең төгәл сәбәбе әлегә билгеле түгел, әмма, үләр алдыннан Галина Инстаграмда ниндидер «бетми торган чир» белән авыруы турында язган.

- Соңгы атнада организм үҗәтләнеп үләргә тели. Миннән туйган кебек. Биш көн югары температурадан интектем, нигәдер өйдә яттым. Өч тапкыр уйлаганмындыр, барысы да бетте, китәм ахыры, дип. Дәваханәгә барудан баш тарттым, нигә икәнен аңлатып бирә алмыйм. Павел Корчагин уянды миндә. Өйдә үләсе килә. Ашыйсы килмәде. Тик бу көннәрдә нәрсә аңладым: мин, гомумән, яхшы яшим, барысын да дөрес эшлим, үкенмим. Хәзер дәваханәдә дәвалыйлар кебек, мөмкин булган барлык урыннарга кадап бетерделәр, бәлки терелтерләр дә, - дип язган Галина.

Кызганычка каршы, аны терелтә алмадылар...
Коллегалары аның үлеменә коронавирус гаепле, дип исәпли.
Читайте нас: