Башкортостанстат республикада керемнәр, хезмәт хакы һәм хезмәт базары торышы турында яңа мәгълүмат бастырды. Әйтик, гыйнвардан алып июньгә кадәр республикада уртача айлык хезмәт хакы 35,7 меңнән 40,2 мең сумга кадәр артты. Чагыштыру өчен, 2019 елның шул ук чорында ул 32,2 меңнән 38,7 мең сумга кадәр арткан.