Барлык яңалыклар
Яшәеш
14 октябрь 2020, 10:35

Айнур Фатыйхов фаҗигале рәвештә вафат булган.

Уфада танылган музыкант, баянчы Айнур Фатыйхов фаҗигале рәвештә вафат булган. Аңа нибары 37 яшь иде.

Музыкантының үлемен Мәдәният министрлыгында раслаганнар, хәзерге вакытта барлык шартлар да ачыклана. Фатыйховлар гаиләсенең дәваханәдә дәвалануы билгеле. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Республика көне алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясады, ди артистның хезмәттәшләре.


"Ул 10 октябрьдә чыгыш ясады, сәхнә артында шаярды-көлде. Ә ул авырган, күрәсең. Мин әле дә бу хәбәр дөрес түгелдер дип өметләнәм. Бәлки иртәгә без үз постларыбыз өчен аннан гафу үтенербез", - ди Башкортстанның халык артисткасы Рушанна Бабич.


Фатыйхов Айнур Халит улы 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов гаиләсендә туа. 2001 елда баян классы буенча З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы урта һөнәри белем бирү мәктәбен тәмамлый.

1997 елда Айнур Швейцариядә узган «Дөнья кубогы» халыкара баянчылар конкурсында VII урынны ала, шулай ук уку елларында ук төрле халыкара конкурс-фестивальләрдә җиңә.

Уку елларында ук аны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары чакыра башлый. 2007 елда аның соло альбомы чыга, анда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянкада, кубызда уйнады.

Аның югары температура белән бер көн алдан дәваханәгә килүе билгеле.


"Кызыл таң" нәшрияты хезмәткәрләре Айнур Фатыйховның әти-әнисе. туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Читайте нас: