Әнкәебез Тәүфыйка Гомәр кызы Мәмәтәй авылында агачларның алтынга төренгән, дөнья сихри моңга чумган мул уңышлы мизгелдә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, ачлыкны, ялангачлыкны да күргән ул. Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне әнкәебезгә дә эшләргә туры килә. Яшьтәшләре белән ашлык басуы кырыйларыннан урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюлары, утауга йөрүләр, арба белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш.
Еллар авыр, дип тормыйча, зыялы мулла нәселеннән булган ата-анасы һәр баласын белемле итәргә тырыша. Урта мәктәпне тәмамлагач, әнкәебез Уфага юллана. Өч ел дәвамында фанера комбинатында хисапчы булып эшләгәннән соң, язмыш аны кире туган якларына алып кайта. Авылдашы Мәүлиханга тормышка чыгып, аның сигез айлык улын тәрбияләп үстерергә ярдәм итә. Үкенечкә каршы, әнкәебезнең үги улы, ике кызын яшьли калдырып, дөнья куя.
Әнкәебез ике ел колхозда хисапчы булып эшләде, ә аннан соң хаклы ялга чыкканчы Мәмәтәй, Иске Чокыр авылларын хезмәтләндерүче хат ташучы булып эшли. Элек халык гәзит-журналларга күп языла иде. Бүгенге кебек әйбәт юллар да булмаган. Яңгырмы, буранмы, җил-давылмы, салкынмы – атын җигеп, гәзит-журналлар алырга Бүлкайпан почта бүлекчәсенә юллана иде әнкәебез. Моның өстәвенә, халыкка пенсия тарату да аның иңнәренә йөкләнә иде. Ләкин кадерлебез авырлыкларга зарланмыйча, эшен һәрчак намус белән башкарды. Аның тырышлыгы хакында күпсанлы Мактау кәгазьләре, Почет грамоталары сөйли. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек ул.
Тормыш иптәше – әткәебез Мәүлихан Хәсимулла улы белән 49 ел бергә гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, әткәебез моннан 14 ел элек мәңгелеккә китте. Кадерлеләребез дүрт кыз һәм бер улга гомер бүләк итте.
Әйе, мактаулы хезмәт юлы үтте якыныбыз – балалары горурланырлык, якыннары сокланырлык. Гомер юлларын хәрәкәттә, бөтенлектә, тулы канлы тормыш белән атлады. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән девиз белән яшәде кадерлебез. Ихата тутырып мал-туар асрады, гөл чәчәкле бакча үстерде, табыныбыз һәрчак сый-хөрмәт белән тулы булды. Намазларын укып, хәер-фатихасын биреп, изге теләкләрен теләгән әнкәебезнең үрнәгендә без дә лаеклы тормыш юлыннан барабыз. Изге күңелле әнкәебез ярдәмчел, юмарт булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Авылдашлары алдында зур ихтирамга лаек газизебез. Ул һәрчак ягымлы, ачык йөзле, нинди генә киңәш, йомыш белән керсәләр дә, кире борып чыгармый, үзенең төпле киңәшен бирә иде. Кызганычка каршы, әнкәебез күп еллар инде авырый. Сеңелебез, апабыз Динә тәрбиясендә җан җылысын, назын тоеп, тәмле ризыкларыннан авыз итеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә сөеклебез.
Кадерлебез! Бүгенге гомер биеклегегез сезнең олы байлыгыгыз ул. Тынгысыз олы йөрәгең, сабырлыгың, миһербанлыгың, тәрбияң, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең таянычыбыз, яклау-чыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп, кеше иткәнең өчен синең алда баш иябез. Киләчәктә дә балаларыңның бәхетенә сөенеп, оныкларыңны сөеп, аларның уңышларын күреп, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүенне телибез.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, балаларың Миләүшә-Азат, Динә-Риф, Хәкимә-Тимергали, Флорида-Рәиф, Ильяс-Резеда, 14 оныгың, 15 оныкчыгың.