Үз аягында, тәмам егылыр өчен тагын бер-ике рюмка җитми калган. Менә шуны даулап, хатынын бугазлап алды ул. Аннан, сөйрәп, түшәккә салды аны. Ябык кына гәүдәле хатынның аңа каршы торыр көче юк иде. Күрше бүлмәдә йоклаган балалары уянмасын, дип каршы да дәшмәде, күзе пыялаланган иргә нәрсәдер аңлатуның файдасы да юк иде. Күпме генә тырышса да, ир үзенә канәгатьлек хисе алалмады, шуңа да ачуыннан хатынын идәнгә сөйрәп төшереп, типкәләргә тотынды: битенә, эченә, кабыргасына, биленә, тагын битенә, тагын эченә. Бар ачуыннан акыра-акыра типкәләде ул. Тавышка куркып уянып чыккан балалары да туктата алмады аны. Хәле бетеп диванга чүгәләде әзмәвердәй ир. Ә идәндә канга батып яткан хатын тартыша-тартыша үлем белән көрәшә иде. Балалары чәрелдәп әниләре өстенә каплануга бераз айнып киткәндәй булды, тик... Бүген ул төрмәдә, ә сабыйлар балалар йортында. Иң аянычлысы – чәчәктәй яшь хатын кара җир куенында.
Бу уйлап чыгарылган түгел, ә республиканың бер авылында булган коточкыч хәл. Ә бит андыйлар бихисап, күпме хатын-кыз исерек ире тарафыннан (психик тайпылышлы ир-атлар мондый адымга аек килеш тә бара) җәбер-золымга түзеп яши. Чыгып китәлми, ул иренә балалары, кредитлары белән бәйләнгән. Уртак акчаларына сатып алынган торакларыннан тыш торыр урыны юк. Мәхәббәт дигән хис күптән яшәми инде анда, бары чарасызлык, чарасызлык. Түзә бахыр, сәламәтлеге, кайвакытта менә шулай гомере бәрабәренә дә түзә.
Шушыңа аваздаш җинаятьләр, кызганычка каршы, районда да кылынып тора. Былтыр Югары Балтач авылында булган вакыйгадан гына чәчләрең үрә торырлык. Шушындый җәбер-золымга түзеп яшәгән хатыннарның коляскага калганнары, акылга җиңеләйгәннәре, башка авыруларга уралганнары күпме? Гаҗизлектән үзләре дә ирләрен үтергәннәр бар бит. Уйлап түгел, ялгышлыктан, кызулыктан кылынган гамәл бу.
Шушы темага мәкалә башлагач, күпмедер мәгълүмат алыр өчен районның «Авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм күрсәтү» бүлегенә шалтыратам. Әлеге бүлек мөдире Эльза Фәйзрахманова менә нәрсәләр сөйләде:
«Безгә узган елда авыр тормыш хәлендә калган җиде хатын мөрәҗәгать итсә, агымдагы елда дүрт хатынга ярдәм күрсәтергә туры килде. Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр – юридик, психологик һәм башка ярдәм сорап. Моннан тыш консультацияләр үткәрәбез. Гаиләдәге җәбер-золым буенча исә турыдан-туры полициягә мөрәҗәгать итәләр. Тулырак мәгълүматны алар бирер, мөгаен», – диде белгеч.
Ярый, киләсе шалтыратуыбыз район эчке эшләр бүлегенә. Анда безнең сорауга ачыклык кертеп, агымдагы елның 8 аенда хатын-кызга карата кылынган нибары бер җинаять теркәлде дип җавап бирделәр. Ул тукмау һәм үтерү белән янау очрагы. Шөкер, бер генә җинаять, дип сөеник. Тик шунысы бар: өйдән тавыш чыгармыйм, дип түзеп яшәгәннәр күпме. Ә бит республика, ил буенча статистика котың очарлык!
Уфада Зәки Вәлиди урамының җир асты юлында җәбер-золым корбаннары истәлегенә «Хәтер стенасы» булдырылды. Анда 2019-2020 елларда ирләре тарафыннан үтерелгән хатыннарның фотосурәтләре эленгән. Әлегә кадәр мондый «Хәтер стеналары» Миәс һәм Чиләбе шәһәрләрендә генә бар иде. Уфа – өченче. Бу гомерләрне инде кайтарып булмый, ә исәннәрен сакларга кирәк. Ә моның өчен катгый закон мотлак. Әлегә гамәлдә шул гына: ире тавыш чыгарып, хатыны полиция чакырса да, хатын-кыз өчен уңай булган бернәрсә дә эшләми. Иренә штраф салып китәләр, ызгышы өчен, дип. Ул да хатынга түләргә кала. Менә түзә инде, кая барсын?
Балаларын туган ояларыннан очырып, башлы-күзле итеп беткән Мәдинә апаның (исеме үзгәртелде) һич көтмәгәндә иреннән аерылып, өеннән чыгып китүе барысын да аптырашта калдырды. Әйе, менә шулай ничә еллар хәләл көче белән теркәгән дөньясын калдырды да чыгып китте апа. Аның өчен инде җан тынычлыгы, тиран иреннән котылу мөһим иде...