Балалар белән рәхимсез мөгамәләгә юл куймау халыкара һәм гомумрусия дәрәҗәсендә дә ныгытылган. Шулай итеп, Бала хокуклары турындагы конвенциянең 19 мәддәсенә ярашлы, килешүдә катнашучыларның барысы да балаларны көч куллануның теләсә нинди рәвешләреннән яклау өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә тиеш.
Безнең ил законнарында әлеге мәсьәлә Җинаять кодексының 156нчы мәддәсе белән көйләнә. Балалар белән рәхим-сез мөгамәләгә физик көч куллану гына түгел, ә аларны тәр-бияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү, алар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырмау мәсьәлә-ләре дә керә. Әгәр баланы ашаудан, иң кирәкле әйберләрдән мәхрүм итәләр, ул антисанитария шартларда яшәргә мәҗбүр икән — боларның барысын да рәхимсез мөгамәлә дип санарга була. Аның буенча әниләр һәм әтиләр генә түгел, тәрбиячеләр, педагоглар, башка белем бирү оешмасы яисә медицина, социаль учреждение хезмәткәр-ләре дә җаваплылыкка тарттырыла ала.
Санкт-Петербург дәүләт университеты галимнәре 2016-19 елларда әлеге мәддәнең хокук куллану практикасын — барлыгы 222 хөкем карарын өйрәнгән. 55 процент очракта ата-аналар баланы, ирегеннән мәхрүм итүдән башлап, аңлы рәвештә үте-рүгә кадәр физик көч кулланган булып чыга. Балаларның 31 процентын антисанитария шартларында тотканнар, 52 процентында начар ашатканнар. Хөкем карарларының 32 проценты – бала сәламәтлеге турында кайгырту булмау, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәү һәм аны тиешенчә карамау, 22 проценты балигъ булмаганны караучысыз калдыру өчен чыгарылган.
Хөкем карарларын өйрәнү күрсәтүенчә, җинаятьчеләрнең 29 проценты — штрафка, 25 проценты — холык төзәтү эшләренә, 24 проценты мәҗбүри эшләргә тарттырылган. Аларның 11 процентына суд — иректән мәхрүм итүне, 6 процентына шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне билгеләгән. Моннан тыш, өч хөкем ителүчегә ирекне чикләү билгеләнгән, ә биш гаепле кешене зыян күрү-челәр белән килешкәннән соң җинаять җаваплылыгыннан азат иткәннәр. Нигездә, юристлар сүзләренә караганда, судлар җәмгыятьтән изоляцияләнүгә бәйле булмаган җаваплылыкка тарттырыла.
СПбДУ галимнәре балалар белән рәхимсез мөгамәлә өчен 60 процент очракта — спиртлы эчемлекләр сәбәпче булуын, ә 2 процент очракта наркотик кулланучылар хөкем ителүен ачыклаган. Өстәвенә, хөкем ителү-челәрнең 76 проценты — ал-когольгә бәйлелектән җәфа чигүче әниләр.
— Бу статистика аңлашыла, чөнки алкоголь кешеләрнең тәртибен үзгәртә һәм үз-үзләрен яклый алмаган кешеләргә карата агрессия тудыра, — дип аңлата тикшеренү нәтиҗәләрен Сәламәтлек саклау министр-лыгының баш психиатр-наркологы Евгений Брюн. — Монда алкогольне күп кулланучы ата-аналар белән нишләргә, шуны хәл итәргә кирәк.
Брюн сүзләренчә, судлар җәза сыйфатында, штрафлар билгеләүдән тыш, әти-әниләрне мәҗбүри рәвештә наркология учреждениесенә экспертизага җибәрергә тиеш. “Ә аннары аларны тикшеренү үтәргә, кирәк булганда — дәвалау, реабилитация үтәргә мәҗбүр итәргә. Ягъни наркологлар белән эш-ләүнең тулы циклын билгеләргә. Шуннан соң гына аларны янә балалары янына кайтару зарур”, — дигән тәкъдим кертә ул.
Эксперт билгеләп үткәнчә, диспансерда дәвалауның вакыт чикләре, кагыйдә буларак, билгеләнмәгән — барысы да кешенең алкоголь “авыру”ын ничек җиңүенә бәйле. Әмма, гадәттә, наркология учрежде-ниесендә булу вакыты бер елга якын дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклый ул.
“Хроник авыру озак дәвам итәргә, кискенләшүләр, өзлегүләр булырга мөмкин, — дип аңлата Брюн. — Моннан тыш, дәваланып чыкканнан соң да авыруның кире кайту куркынычы сакланачак, шуңа күрә дәвалау курсы узганнан соң авырулар артыннан даими күзәтү таләп ителәчәк”.
Дәүләт думасының Экология һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Валуев ата-аналарны эчкечелектән мәҗбүри дәвалау турындагы мәсьә-ләне “игътибар белән, җентек-ләп” хәл итәргә кирәк, дип исәпли.
“Эчкечелек — социаль авыру, кеше аңа яхшы булганга эчми, ә үзенә начар булуын сизмәс өчен эчә”, — дип саный депутат. Николай Валуев балигъ булмаган балаларның ата-аналарына ирекле дәвалануга хокук бирү һәм алар аны үтәмәгән очракта гына административ йогынты чараларын куллану гаделрәк булыр иде, дип исәпли.
Бу мәсьәлә буенча халык фикерен сорасак, мөгаен, күпчелек эчкече ата-аналарны мәҗбүри дәвалау ягында булыр.