Бу чара өлкән буынны яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан, шулай ук ОРВИдан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Республика Хөкүмәте карарын федераль һәм республика сәүдә челтәрләре хуплаган. Өлкән кешеләрне саклау өчен алар "Бәхетле сәгать"не үткәрү вакытын билгеләгән. Бу вакытта пенсионерлар өчен ташламалар гамәлдә булачак.
"Магнит" супермаркетында 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дүшәмбедән җомгага кадәр «Бәхетле сәгать» кибет ачылганнан алып 13.00 сәгатькә кадәр гамәлдә. Бу вакытта алар өчен 10 процент ташлама гамәлдә.
"Бәхетле сәгать" "Ашан"да, шулай ук, дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уза. Пенсионерлар өчен кибетләрдә 10 процент ташлама гамәлдә.
"Пятерочка" кибетендә акция көн саен оештырылган. Пенсионерлар өчен кибетләрдә 5 процентлы ташлама кибет ачылганнан алып 13.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.
Фото: trade.bashkortostan.ru сайтыннан.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/B-hetle-s-gat-t-n-faydalanip-kaligiz-547894/