Яшәеш
7 Января 2021, 16:55

Данир Сабиров урлашып тотылган

Данир Сабиров Инстаграмда язылучыларының сорауларына җавап бирде. Бер инстачы җырчыдан: «Оятка калганыгыз булдымы?» — дип сораган.

«Беренче курста укыганда дус егетләр белән „Тандем“ сәүдә үзәгеннән казылык урлаган идек. Безне тоттылар, ә түләргә акча булмады. Бу минем үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр урлашуым булды», — ди җырчы.
Ярар инде, иң мөһиме - сабак алган. Һәм шушы кылыгы турында яшермичә сөйли. Моңа да кыюлык кирәк.
Фото: интертат
Читайте нас