Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 ноябрь 2021, 14:45

Инстаграм бәласе, яки күз тимәсен өчен нишләргә?

Элек әби-бабайлар кырык көнгә кадәр яңа туган сабыйны чит күзләргә күрсәтмәгән, бала күрсәләр, “Сөбханаллаһ” сүзен әйтмичә карамаган. Бүген исә берничә сәгать элек туган баланы да социаль челтәрләргә куялар, бераз башын тота башлауга ук матур киемнәр кидереп барысына да күрсәтү гадәти хәлгә әйләнде.  

Инстаграм бәласе, яки күз тимәсен өчен нишләргә?
Инстаграм бәласе, яки күз тимәсен өчен нишләргә?

Берәүне дә гаепләмим, һәркем үзе карый, әмма нәрсә генә эшләсәк тә күз тиюнең хак әйбер булуын һәм динебездә аның хакында күп әйтелгәнен белеп торсак иде.

Күз тию нәрсә ул? Нишләп берәүнең күзе тия, ә икенче кешенең юк? Күзең каты дигән сүз нәрсәне аңлата? Нигә кемдер хакында: “Күз күтәрми”, – дип әйтәләр? Боларга дөрес җавапны Коръән һәм сөннәттән эзләрбез һәм чыгу юлын да шуннан табарбыз.

Күз тию хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Күз тию хак. Ул адәмне – кабергә, дөяне казанга кертә”, – дип әйткән. Кайбер кеше кисәк кенә авырый башлый, хастаханәдә тапшырган анализлар да, узган тикшеренүләр дә бар да яхшы икәнен күрсәтә, әмма хәл китү, башы яки башка берәр урыны авырту аны тынычлыкта калдырмый. Нәкъ менә шушы очраклар күз тию хакында булырга мөмкин.

Кешенең уңышына, тормышындагы уңай үзгәрешкә, матурлыгына, өлгерлегенә, хәтта килешле өс кименә дә күз тия ала. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: "Әгәр берәр кеше үзенә ошаган берәр нәрсә күргәч:
مَا شَاءَ اللَّهُ لَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّه
"МәшәАллаһ! Лә куввәтә иллә билләһ" (Аллаһы шулай теләгән. Аның Кодрәтеннән зуррак бернәрсә дә юк)", – дип әйтә икән, ул күргән әйбергә бернинди зыян да килмәячәк" (Ибне Әс-Сөнни" Гамәл әл-яуми вәл-ләйли", 207 Бәйһакый, Шугәб Әл-Иман, 4060).

Бу безнең күзебез тимәсен өчен әйтелгән сүзләр булды. Ә кешенең үзенә күз тимәсен өчен һәрдаим “Әл-Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, “Аят Әл-Көрси”не укырга (аларны күбебез кечкенәдән белә), госелле, булдыра алганча тәһарәтле йөрергә, кешеләр күп булган урында, бигрәк тә чит кешеләр янында тәнеңнең кеше күзе төшәргә, күз тияргә мөмкин булган урынын күрсәтмәскә тиеш. Шуңа да, кызганычка, шәригать буенча киенмәгән, ягъни гаурәтен күрсәтеп йөргән хатын-кыз бер яктан дин ягыннан дөрес эшләмәгән булып саналса, икенче яктан, күз тидерү кебек афәткә юлыгырга мөмкин.

Рәсүлебез вакытында бер хәл булган. Бер ир-ат гәүдәсенең күпмедер өлешен ачып юынган, икенче берәү аңа карап торган да өстенә: “Мондый матур тәнле кешене күргәнем юк иде”, – дип әйткән. Теге ир-ат хәлсезләнеп егылган. Бу хакта Рәсүлебезгә хәбәр иткәннәр. Ул бу хәлнең бары күз тию аркасында булуын әйткән.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: