Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 гыйнвар 2022, 20:35

2022 елда Русияне нәрсә көтә?

Бу хакта билгеле күрәзәчеләр һәм астрологлар фикерләре белән кызыксындык.

2022 елда Русияне нәрсә көтә?
2022 елда Русияне нәрсә көтә?

Павел Глоба
 2022 елда көрчек дәвам итәчәк, бөтен дөньяда да, Русия икътисадында да.  Глобаль кризис аркасында үзгәртеп кору башланачак.

Билгеле астролог фикеренчә, чын пандемия 2022-2024 елларда булачак.

Русия үзенә бөек держава статусын кайтарачак. Җәмгыять исә аңлырак булачак. Кешелек бертуктаусыз һәм уйсыз кулланудан  китәчәк.  Акрынлап сакчыл һәм аңлы куллануга күчәчәк. Русиялеләр акыллырак һәм аңлырак булачак.

Донбасстагы конфликт шул рәвешле дәвам итәчәк. Украинада да әллә ни үзгәрмәячәк.

Күп илләрдә ачлык башланачак, әмма Русиягә бу бәла янамый,  экономияләп яшәргә туры килсә дә, ди Глоба. Илебез акрынлап кризистан чыга башлаячак, икътисади күрсәткечләр дә яхшырачак.

Юпитер һәм Сатурнның үзара урнашулары белән бәйле рәвештә җитди геосәяси проект башланачак, дип белдерә астролог. Бу планеталар 20 елга бер тоташа, алар бер-берсенә мөмкин кадәр нык якынаячак. Бу Русиядәге һәм бөтен дөньядагы ситуациянең тиз үзгәрүен күрсәтүче индикатор, ди Глоба.

Астрологның соңгы фаразы да кызыклы:

Дөнья үзгәрешләреннән качып булмаячак. 3-4 елдан бар дөнья башкача яшәячәк. Бар дөнья туып торган үзгәрешләргә җайлашырга тиеш.

Вакцинация аркасында коронавирус хәвефе кимиячәк. Әмма бу тиз генә булмаячак.

Күпләребезгә “Давай поженимся!” тапшыруы аша таныш Василиса Володина фаразлары да кызыклы.

Аның фаразлары болайрак яңгырый: 2022 елда Русияне уңай үзгәрешләр көтә, аларны һәр русияле үз иңендә тоячак. Киеренкелек кимиячәк, тормышлар җайга салыначак. Киләчәккә планнар корырга да була.

Илебезне яңа гражданнар хәрәкәтләре көтә, шулай да Володина сүзләренчә, ниндидер җитди нәрсәләр көтәргә кирәкми.  2022 ел Юлбарыс билгесе астында узачак.  Барысын да үзаллы һәм тиз хәл итәргә күнеккәннәр өчен өчен ул уңышлы булмакчы.

Чынында исә алдагы елда  сәясәткә һәм икътисадка кагылышлы бәхәсле вакыйгаларның шактыйкүп булуы көтелә.

Дөнья лидерлары бер-берсенә каршы интригалар корачак, боларның барысы да гади гражданнарда чагылыш табачак. Шуңа Василиса барлык мәгълүматны төгәл өйрәнергә тәкъдим итә, бары тик шул очракта гына нәрсәгә игътибар итәргә, нәрсәгә  итмәскә икәнлеген белеп булачак.

Сергей Логинов, астролог-фаразлаучы, дәвалаучы, шәхес үсеше буенча тренер, шоумен.

Логиновның фаразлары бик үк өметле түге. Ул техноген һәлакәтләр һәм  Путинга проблемалар вәгъдә итә. Әмма... бу кисәтүләрне ул 2018 елда  ук хәбәр иткән иде. Күрүебезчә, берни булмады.

Астрология буенча белем эстәгән Сергей тиз арада фаразларын хәбәр итә һәм  челтәрләрдә актив рәвештә тарата  башлады. Аның фаразлары аерым сәяси шәхесләргә генә  түгел, глобаль вакыйгаларга да кагылды.

Логинов фикеренчә,  безнең ил, үзен тулысынча тәэмин итеп, импорт товарларыннан китә ала. Евросоюз белән мөнәсәбәтләрдә  санкцияләр бушаячак, йомшарачак (дөрес сүзме? “ослабление”), әмма барыбер дөньядагы киеренкелекнең кимүенә китермәячәк һәм хөкүмәткә хәрби  чыгымнарны кыскартырга мөмкинлек бирмәячәк, ди астролог.

Социаль өлкәдә халык канәгатьсезлеге артачак. Яңа салымнар кертү исәбенә чыгымнарның кимүе, азык-төлеккә хаклар артуы массакүләм тәртипсезлекләргә китермәгәе, ди Логинов.

Дәрәҗәле астролог  Михаил Левин фикеренчә, 2022 елда Русияне уңай үзгәрешләр көтә. Пандемия акрынлап кимиячәк.  COVID-19 тулысынча юкка чыкмаса да, кешеләр аны гадәти грипп кебек кабул итә башлаячак, ди ул.  2022 ел 2021 белән чагыштырганда кызыклырак һәм динамикага бай булачак.  Яңалык һәм ачыклык алып килүче яңа эпоха башланачак. Михаил Левин Русия  үзе өчен бөтенләй яңа булган чорга аяк басачак, ди.  

Әмма уңай моментлар булуына карамастан,  астролог кире аспектларны да билгели. Башлыча алар икътисадка кагылачак.  Соңгы еллар тенденциясе – көрчек– дәвам итәчәк. Ул беркая югалмый, һәм ил икътисадына яңа төзәтмәләр алып киләчәк. Сум төшүен дәвам итеп, хаклар артачак.

Астролог фикеренчә, 2022 елда Русияне бөек борылыш көтә һәм глобаль үзгәрешләр көттермәячәк. Язын без яңа вакыт дулкыннарын тоя башлаячакбыз. Властьта кризис башланачак. Күп билгеле кешеләр вазифаларыннан китәчәк. Аларны энергияле, актив кешеләр алмаштырачак.

Чын астролог беркайчан да төгәл даталар белән сөйләми, ул вакыйгаларның булу мөмкинлегенә генә ишарәли, ди Михаил Левин.

Даны бөтен дөньяга таралган Болгариянең билгеле күрәзәчесе Ванга да 2022 елга кагылышлы фаразларын әйтеп калдырган. Ванга сүзләре буенча, ил коронавирусны (Дөрес булса, ул бу чирне  фаразлаган булган. Коронавирус хакында ул болай дигән: Көзге елында (2020 ел дип аңларга кирәк) дөнья әйләнәчәк һәм  “сарылар”дан килгән иске чир  миллионлаган гомерләрне алып китәчәк) җиңәчәк. Аннары 2022 елда хакыйкатьне ялганнан аера алучылыр бәхетле булачак. 

Русиягә билгеле күрәзәче сугышлар һәм башка һәлакәтләр фаразламый. Әмма кайсыберәүләр икътисади кризисны үз җилкәләрендә тоячак һәм ел дәвамында финанс хәлләрен яхшырта алмаячак. Мондый хәлгә таручыларга Ванга көчле булып калырга һәм яхшыга өмет итәргә киңәш итә. Бу рухи тигезлекне, тынычлыкны һәм энергияне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Александр Литвин, “Битва экстрасенсов” тапшыруы җиңүчесе. Литвин Русиягә авыр ел киләчәк дип кисәтә. Сәясәткә яңа кешеләр киләчәк, ди ул.

“Теләсә нинди дәүләтнең циклы 120 ел тәшкил итә. Русиядә яңа цикл 1917 елда башлануын исәпкә алсак, безнең ил җитди реконструкциягә мохтаҗ икәнлеге икәнлеге аермачык күренә. Русия дөнья якларын исәпкә алынып төзелгән күп фатирлы йортка охшаш. Көнбатышта урнашкан ике подъездда (Санкт-Петербург һәм Мәскәү) тормыш кайный, алар өстән аска кадәр шыгрым тулган, халык тыгызлыгы коточкыч зур. Анда тормыш матур, бөтен җирдә плитка, газоннар. 

Өченче подъездда (Урал) – тормыш бераз гадирәк, әмма шулай ук имин.

Ә менә көнбатышка табан атлаган саен, бу йорт подъездлары ташландык һәм буш. Эш шунда: аның ягулык казаны беренче ике подъезд тирәсендә урнашкан һәм иң үҗәтләр белән елгырлар шунда тартыла. Нәтиҗәдә – халыкның бер урында чамадан тыш артык булуы, яшәү өчен көрәш. Һәм бу “җылыту казанын” йорт үзәгенә урнаштыру уе беркемнең дә башына килми. Бу очракта җылылык барысына да җитәр иде, кешеләр үз фатирларыннан китмәс иде.

Безнең дәүләткә дә “җылыту казанын” (сәяси һәм финанслар үзәге дигән сүз) илнең географик үзәгенә күчерергә кирәк. Бары тик шул чакта гына җылылык тигез һәм гадел бүленәчәк. Бары тик шул очракта гына тәртип булачак”, – ди шоумен.

Күрүебезчә, фаразлар төрле һәм алар шулкадәр шома әйтелгән, бәйләнерлек тә түгел дигәндәй. Ә мин гәзит укучыларыбызга 2022 елны бары тик якты өметләр баглап каршы алырга киңәш итәр идем. Кеше уйлары тормышка ашучан дигән гыйбарәне хәтерлисезме? Шулай булгач,  яхшылыкка, алга китешкә ышанып яшик, дуслар!

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: