Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 февраль 2022, 09:55

Ферганә-Тәтешле

«Дөнья тулды бу үзбәк, таджик белән. Кая карасаң да шулар», -дип сату ноктасыннан тиргәшеп  чыгып китте бер апа. Шулайлыкка шулай: русиядә бизнес корган  үзбәкләр, таджиклар, вьетнамнар күптән  танышларыбызга әверелде. Ә менә мин аларга күпмедер дәрәҗәдә сокланып карыйм. Чит илгә барып, телен үзләштереп, ниндидә булса бизне алып бар әле. Күз алдына китерегез: иртәгәдән Ханойга китеп, вьетнамнар арасында  сәүдә ноктасы тотканыңны, җир шарының икенче бер почмагында яшәгәнеңне. Фәкать үземнән андый кеше чыкмый.  Шуңа да минем өчен бу кешеләр маладис!

Ферганә-Тәтешле
Ферганә-Тәтешле

-Мин үзем Фирганәдән, - дип  иреннән рөхсәт алганнан соң гына сөйләп китте бик тә сылу үзбәк хатыны. – Тәтешлегә килүемә икенче ел. Монда  иремнең әтисе озак еллар  сәүдә итте. Инде олыгаеп, Үзбәкстанга кайтып киткәч, аның бизнесын өч улы алып калды.  Кайбер  үзбәк ирләре хатыннарын үзләре белән ияртеп йөрми, ә менә минеке калдырып китмәде. Үзбәкстанда да кафе тотабыз. Ул эшен ирем телефон аркылы алып бара.

Һөнәрем буенча дизайнер. Әле укуымны читтән торып дәвам итәм. Киләчәктә тәрбияче булачакмын. Хыялым – Үзбәкстанга кайтып,  балалар бакчасы ачу.  Күпләрдә элекке стереотип калган: Үзбәкстанда хатын-кызлар эшли мени, дип сорыйлар. Эшли! Күпләр бизнес белән шөгыльләнә. Төркиядән товар алып кайтып сата. Сездәге кебек машина йөртәләр. Күпчелек ирләре хәләл җефетенә машинаны туган көненә бүләк итә, - ди  ханым.

-Үзбәкстанда хатын-кызлар акча тотмый дип ишеткән идем, шул дөресме?

-Дөрес. Безгә барлык кирәк әйберне ир, әгәр ул читтә эшләсә, ирнең әтисе алып бирә.  Чөнки  улы эшләгән акчасын әтисенә салып бара. Миңа ул яклап бәхет елмайды. Кайнатам яхшы кеше булып чыкты. Мин Ферганәдә торганда  ул миңа кирәк-ярагыма дип көн дә акча бирә иде.

Бу бит кайнатамның бизнесы. Өч улы аны дәвам итүче генә. Барлык акчаны да әтиебезгә салбыз. Ә ул балалары өчен анда йорт тергезә. Үзбәкләрдә шулай корылган: башта бергәләшеп өлкән улга йорт бетерәләр, аннары чиратлап калганнарына.

-Русиядә күңелең белән кабул итә алмаган күренешләр бармы?

-Менә мисал өчен әйтик сезне  ирегезнең иптәше килеп кочаклап алырга мөмкин. Бу бездә кабул ителми. Миңа  бер генә чит-ят ир кулы да кагылырга тиеш түгел.

Ә салкын кышыгызга бик тиз күнектем. Суык мине куркытмады.

-Сездә әле дә балаларны күпләп табалармы?

-Әйе. Мин дә биш бала табарга хыялланам. Дүрт яшьлек кызыбыз бар. Менә икенчегә әти-әни булырга торабыз. Кызыбызны әлегә  иремнең әти-әнисе тәрбияли. Бездә шулай кабул ителә: улының баласын берничә ел әти-әнисе тәрбияли.  Шуңа да өйләнешкән яшь пар  күпмедер вакыт әти-әнисе белән яши.

-Безнеңчә тукланырга өйрәндегезме әле?

-Юк шул. Менә сезнең токмачлы аш үзегез пешерсәгез бик тәмле, ә минеке алай чыкмый.  Без бит инде балачактан  кыздырылган майлы ризыкларга күнеккән. Плов, мастава, лагман, манты – без ашаган ризыклар. Сезнеңчә  җиңелчә итеп суда пешерелгән аш-су белән без туймыйбыз.

-Четерекле булса да, бер сорау бирәсем килә: күпхатынлылыкка ничек карыйсыз. Бу күренеш сезнең милләт өчен әле дә хасмы?  

-Берничә хатын белән  яшәгән ирләр бар. Байларга хас бу күренеш. Хатыннарны күп  алу белән генә түгел бит әле, аларны тәэмин итәргә дә кирәк.  Ирем дә, мин дә күпхатынлыкка каршы. Без бу мәсьәләне өйләнешкәч тә уртага салып сөйләштек. Аның фикере кирегә үзгәрмәс дип ышанам.

***

Үзбәкме, таджикмы – алар безнең кебек кеше. Мин бервакытта да мигрантларга карата кире фикердә булмадым. Әйе, алар арасында да  яхшылары, яманнары бардыр, ә кайда алай түгел?

Әлфия Сәлимгәрәева

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: