Барлык яңалыклар
Яшәеш
17 март 2022, 11:55

Бүген бәраәт кичәсе

17 марттан 18 мартка каршы кичтә Бәраәт кичәсе көтелә. Бәраәт кичәсен ничек үткәрү турында хәдис бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: "Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз", – ди.  

Бүген бәраәт кичәсе
Бүген бәраәт кичәсе

Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.
Кояш баер алдыннан 40 тапкыр “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Ясин” сүрәсен уку бик тә саваплы. Аны 3 тапкыр укыйлар.

Беренче тапкыр дөньяда да, ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Дога укыр алдыннан болай дип ният әйтелә: “Йә Раббым, ният кылдым дөньяда да, ахираттә дә бәхетле булу өчен “Ясин” сүрәсен укымакка, Раббым кабул ит”. Аннан “Ясин” сүрәсе һәм Бәраәт догасы укыла.

Икенче “Ясин”не озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә: “Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым кабул ит”. Һәм тагын икенчегә “Ясин” һәм “Бәраәт” догасы укыла.

Реклама
 

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: “Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”. “Ясин” укыла, аны тәмамлаганнан соң, “Бәрәат” догасы укыла.

“Бәраәт” догасы
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”, – дип әйтәсең.

Иң мөһиме – бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. Шуңа күрә үткән елга нәтиҗә ясау, киләсе елны ниятләп кую бик мөһим. Кылган гөнаһларга тәүбә кылырга, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга һәм бүтән бу гөнаһларыбызга кайтмавыбызны, изге юлда булуыбызны Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

 

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: