Барлык яңалыклар
Яшәеш
1 апрель 2022, 12:05

Ачу килмәслек тә түгел шул.

   Уфа халкы шәһәр автобусларында йөрү бәяләренең артуына ачулана. Автобуслар җитмәве бер хәл, хәзер бәяләр белән дә проблема өстәлде.

Ачу килмәслек тә түгел шул.
Ачу килмәслек тә түгел шул.

Хәзер  «Башавтотранс» автобусларында йөрү бәясе транспорт картасы белән түләгәндә 28 сум һәм банк карталарына яки акчалата түләгәндә 33 сум тәшкил итәчәк.

    "Транспортка бәяләрне күпме күтәрергә була? Һәр елны икешәр тапкыр күтәрәсез бит. Ә  яшәү минимумын күтәрмисез.  Балалар өчен 17 яшькә кадәр юл йөрүне бушлай итегез.  Һәм хезмәт хакын күтәрегез. Югыйсә,  40 мең сум дип  язасыз. Кайда ул шундый хезмәт хакы? Газпромдамы, нефть эшкәртү заводында һәм банклардамы?” -  дип язган Гөлнара О.

  “Мин баланы көн саен мәктәпкә автобуста йөртергә мәҗбүрмен. Бер айга  бик кыйммәт чыга. Башавтотранс автобусларында мәктәп укучылары өчен шәһәр буйлап йөрүне  кайчан бушлай  итәрләр икән?», — дип зарланган Наил.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: