Барлык яңалыклар
Яшәеш
5 апрель 2022, 10:50

Уразаның файдасы турында

1. Ураза тоткан кеше үзенә хуҗа булырга өйрәнә. Кешенең нәфесе ач торудан куркып, "сине моны булдыра алмыйсың"- дип куркыта. Нәфескә буйсынып яшәгән кеше аның колына әйләнә.  

Уразаның файдасы турында
Уразаның файдасы турында

Аллаһ кешенең көче җитмәс  нәрсә боермас, бер тауны икенче урынга күчерергә кушмас. Нәфесне җиңеп, ураза тота алсаң, аның колы булудан туктыйсың. 

Ураза тотучы җаны ни теләсә, шуны ашап-эчеп йөрмәс. 

2. Сабыр булырга өйрәнер. Аш һәм сусыз калып, кыенлыкларда ихтыяр көчен күрсәтер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Һәрнәрсәнең бер зәкәте( сәдакасы) бар. Гәүдәнең зәкәте - ураза. Ураза - сабырлыкның яртысы”, - дигән. 

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

3. Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята. Ач вә сусыз калып, ярлыларның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бүген дөньяның төрле җирләрендә, сугыш барган төбәкләрдә бер телем икмәк кисәгенә мохтаҗ булып, ачка тилмерүчеләр бар. Үз гомерендә ач һәм сусыз калмаган кешеләр аларның хәлләрен аңламаслар иде. Тикмәгә генә: “Ачның хәлен тук белмәс”, - димиләр. Шуңа күрә исламда иң күп ярдәмләшү ае дип рамазан ае санала. Мөселманнар бу айда, зәкәт һәм сәдакаларын биреп, ярлыларны шатландыралар. Бу айда җәмәгать арасында якынаю һәм тынычлык арта.

4. Ураза гөнаһларыбызның кимүенә сәбәп була. Кешене Аллаһ янында зур дәрәҗәләргә ирештерә. Аллаһның ризалыгы өчен һәм сусыз калган кешегә рәхмәт, мәрхәмәт белән караган колына Аллаһы Тәгалә һич газап бирмәс.
Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

5. Сәламәтлеккә зур файда бирер.Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)”, - дип боерган. Аллаһ Тәгалә Үзе безне бар кылган, безгә нәрсәнең файда китерәсен белә. Шуңа күрә  безгә  ураза тотарга боерган. 

Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә.Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе - бавыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, ял итә. Янә бу айда, еш ашап-эчмәгәнгә күрә, ашказаны вә эчәкләр дә хәл алалар. Организм ел буе җыелган токсиннардан, шлаклардан чистара. Ураза тоткан кешенең организмында бу айда зарарлы майлар кими төшә.

Ураза саулык өчен фарыз кылынган гыйбадәт кенә түгел, ә бәлки кешенең Аллаһка якынаюы өчен Аның тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур бер гыйбадәт. Уразаның матди яктан да, мәгънәви яктан да бик күп файдалары бар. Ләкин без уразаны файдалары өчен генә түгел, Аллаһ кушканга күрә тотабыз. Аллаһ кешеләргә файдалы гыйбадәтләрне фарыз, зарарлы эшләрне хәрам кылган.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә, дөньяларыбызга, бөтен җиһанга тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек вә сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт, безгә Рамазан  аенда ураза тотуны җиңеллек белән башкарып чыгарга насыйп итсәң иде. Әмин.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: