Яшәеш
11 Май 2022, 06:15

Бер авария биш кешенең гомерен өзгән

Фаҗига Башкортстанның Мишкә районында теркәлгән. ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Уфа - Яңавыл юлының 133нче чакрымында "Renault Sandero" һәм "Skoda Romster" машиналары бәрелешкән. 

Бер авария биш кешенең гомерен өзгәнБер авария биш кешенең гомерен өзгән
Бер авария биш кешенең гомерен өзгән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә биш кеше — икесе "Renault"дан һәм өчесе "Skoda"дан - һәлак булган. Машинада балалар булганмы - ачыклана. 

"Renault Sandero" автомобиле бәрелешкәннән соң кюветка килеп төшкән һәм янып киткән. Янгынны урынга килгән янгын сүндерүчеләр сүндергән.   Вакыйга урынында ЮХИДИ җитәкчелеге, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү буенча махсус бүлек хезмәткәрләре һәм күчмә Эксперт-криминалистика лабораториясе эшли. 

 
Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас