+13 °С
Болытлы
Кадерлебез
ГАЛИЕВА
Әнисә Нәби кызын 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сөеклебезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, сәламәтлек телибез. Гел шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп гомер ит.
Яшәү терәге син безнең өчен,
Изгелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт, дибез тәрбияңә,
Безнең өчен мәңге кирәк син.
Кызың Эльза, киявең Фәрит, оныгың Нияз, киленең Эльмира, оныкчыкларың Карина, Тимур.