Барлык яңалыклар
Атайсал
20 сентябрь 2021, 10:27

Котлыйбыз!!!

Шулганда яшәүче  ХӘТМУЛЛИНА Дамира Риф кызын якыннары юбилее белән котлый!

Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!

Кадерлебез
ХӘТМУЛЛИНА
Дамира Риф кызын 55 яшьлек матур бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез. Сабыр холыклы, уңган, төпле акыллы, киң күңелле, йомшак табигатьле булганың өчен без сине чиксез яратабыз, хөрмәт итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның җан җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, муллыкта бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Килер көннәрең кояш кебек якты булсын, туачак таңнарың гел шатлыклардан торсын.
Күңелең синең саф чишмәдәй,
Карашларың – назлы таң нуры.
Син бит безнең барыбыз өчен
Бәхетләрнең иң-иң зуры.
Өебезнең җылы нуры булып
Балкып яшә якты көн туса.
Безгә башка берни кирәк түгел,
Яныбызда фәкать син булсаң.
Әниең Мәшүдә, тормыш иптәшең Венер, балаларың Элина-Әлфис, Илмир-Наилә, оныкларың Аделина, Нияз.

Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: