Барлык яңалыклар
Атайсал
1 октябрь 2021, 16:30

Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче яраткан кадерле кешеләре ХАНОВА Зөлфирә Зиннәтулла кызын якыннары юбилее белән котлый!

Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез
ХАНОВА
Зөлфирә Зиннәтулла кызын юбилее белән чын йөрәктән тәбриклибез. Җир йөзендә әнидән дә якын олы җанлы, рәхимле кеше юктыр. Безнең кадерлебез дә гаҗәеп кешелекле, изге күңелле, туган җанлы, сабыр, тыйнак. Дөньябызга ямь өстәп, бүген дә үзенең тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшүче олы җанлы кеше ул.
Әниебез! Кар-бозларны эретерлек җан җылысын синнән алабыз, изге теләкләрең белән тормыш юлыннан барабыз. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Яхшы тәрбияң, акыллы киңәшләрең, тормышта туры юл күрсәтеп, әле дә терәк була белгәнең өчен олы рәхмәтләребезне кабул ит! Бүген без тормышта нәрсәгәдер ирешкәнбез икән, беренче чиратта, әниебезгә бурычлыбыз. Шушы истәлекле көнеңдә синең алдыңда хөрмәт белән баш иеп, мең яшә, рәхәт яшә, дибез. Бүгенгедәй дәрт-дәрманлы булып, әтиебез белән бергәләп озын-озак гомер кичерергә язсын, дигән теләктә калабыз.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән яхшы кеше юктыр кебек,
Без бәхетле тик син булганга.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кодагыең.

Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: