Атайсал
26 Августа 2025, 06:44

Тау астында җырлап чишмә ага...

Тау астында җырлап чишмә ага, Камышлыкка кереп югала. Татлы суы, дәртле җыры белән Гөлчәчәкле җирне сугара. Чишмә... Бу сүз элек-электән сихри бер көчкә ия булган. Адәм баласы да гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чөнки, чынлап та, чишмә – ул гомер башы, нәсел тамыры сыман, җирнең иң түреннән тылсымлы көч белән атылып чыга да, тирә-якка сафлык, иминлек өләшеп, челтер-челтер җырлап, акрын гына ага бирә. Күп еллар дәвамында шифалы сулары белән кешеләрне сөендерә.

Тау астында җырлап чишмә ага...Тау астында җырлап чишмә ага...
Тау астында җырлап чишмә ага...

29 июльнең ямьле, кояшлы иртәсендә яше-карты Бәдрәш авылы югары оч буасы янында «Дуслык» чишмәсен ачу тантанасына ашыкты.

Чишмәне төзекләндерүдә шәхси эшкуар Кадимҗан Галәув, авылның ин актив егетләре Айрат Кәбиров, Фирдус Хаҗетдинов, Фәндүс Габбасов, Альфред Закиров, Елизар Сәрваров һәм башкалар башлап йөрүчеләр булды.

Бәйрәмне дин әһеле Илнур Мансуров аятьләр укып ачып җибәрде. Җыйналучыларны Бәдрәш авыл Советы биләмәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Елена Мөхәмәтдинова сәламләде. Ул үз чыгышында бәдрәшлеләрнең бердәмлеген ассызыклады.

Әйе, авылыбызда кече ватаны өчен янып-көеп, вакытларын кызганмыйча, күңел биреп йөрүчеләребез бихисап. Шуларның берсе: авыл старостасы, авылыбызның тарих йомгагын сүтүче, аның тормышын ин актив яктыртучы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәфис Хаҗетдинов. Ул авылыбыздагы бөтен чишмәләрнең исемен, кайда урнашуларын тәфсилләп сөйләде, халыкны су чыганакларын сакларга, тәртиптә тотарга чакырды.

Бәйрәм җыр-бию һәм уеннар белән үрелеп барды. Иртә таңнан аш пешерү өчен казан асылды, самавырларда чәй чыжлады. Уңган апалар, кызлар мул табын әзерләде.

Авыл халкы, бигрәк тә чишмәдән су алучылар, аны төзекләндерү, бәйрәмне үткәрүгә күп көч салган авылдашларга зур рәхмәтләрен белдерде.

Әлеге чара барлык катнашучыларга рухи аралашу мөмкинлеге дә бүләк итте.

Лилия Сәфетдинова, Бәдрәш

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас