Атайсал
26 Августа 2025, 06:55

Яшәү көче бирә чишмәләр

Чишмәләр – табигатьнең күз карасы, дөньяның яшәү чыганагы. Алар кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан өрүче, елга, күл, океаннарга тормыш бирүче. Чишмәләр яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак.

Яшәү көче бирә чишмәләрЯшәү көче бирә чишмәләр
Яшәү көче бирә чишмәләр

Күрдем авыл Советы да чишмәләргә бай төбәк. Сараштыбаш авылы территориясендә генә 22 чишмә булуы билгеле. Соңгы елларда аларга зур игътибар бирелә. Төрле проектлар, авыл халкы башлангычы һәм көче белән чишмәләргә яңа сулыш өрелә.

Менә күптән түгел генә Сараштыбаш халкы, кунаклар «Чишмәкаш» чишмәсенең исем туена җыелды. Әлеге чишмә «Бердәм Русия» партиясенең «Реаль эшләр» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерелде. Әлеге проект шунысы белән яхшы: аның ярдәмендә урыннарда конкрет проблемалар оператив хәл ителә. 2015 елдан бирле бу программа кысаларында Күрдем авыл Советы биләмәсендә 15 проект гамәлгә ашырылган.

Тантанада «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе активы, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Чара дин әһелләре Әдеһәм Фәйзрахманов һәм Ришат Нурисламовның Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте. Күрдем авыл Советы хакимияте башлыгы Альмира Хатыйпова җыйналучыларга изге теләкләрен җиткерде, авылда бик күп эшләр башкарылуын һәм аларның күбесе халык башлангычы һәм көче белән тормышка ашырылуын билгеләп, сараштыбашлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул авылның иң актив ир-атларын билгеләп үтте. Алар инициатива күрсәтеп, барлык эшләрдә бердәм катнаша, техника белән булыша, өмәләр оештырып, барысын да шушы матур бәйрәмгә җыйды. Бу изге эшнең башында Дарвин Шәйхетдинов торды. Аның инициативасын хуплап, авыл старостасы Данил Шарыгин, Данис Габсаликов, Фәнгать, Эльвир, Илдар Шәйхетдиновлар, Назиф Шәрипов чишмә төзекләндерүгә зур көч салды. Альмира Фәйзулла кызы чишмәне яңартып, тәртипкә китерүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Төзекләндерү эшләрен авыл халкы ярдәме белән подрядчы Алмаз Җәмилев сыйфатлы һәм вакытында башкарды.

«Чишмәкаш» өч калкулык итәгендә урнашкан. Ул авыл халкы арасында зур популярлык казанган, халык монда су алырга йөри. Табигатьнең бу матур почмагын якташлар очрашуы, авыл бәйрәмнәре үткәрү өчен ял итү урыны итеп файдаланырга була.

Бәйрәм кунакларның чыгышлары, изге теләкләре, җыр-бию белән үрелеп барды һәм җыйналучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Әйтергә кирәк, концерт программасын авыл үзешчәннәре үз көчләре белән әзерләгән. Чара азагында һәркем кайнар аш, тәмле ризыклар һәм чишмә суыннан кайнатылган хуш исле чәй белән сыйланды. Аш-су әзерләүдә пешекчеләр Ралия Арсланова, Фәнүзә Шәйсламова, Илһамия Ермолинская, Фируза Ша-һиева башлап йөрде.

Сараштыбаш – әллә ни зур түгел. Шуңа карамастан, авыл халкының тырышлыгына, бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Туган төякләре өчен янып-көеп яшәүчеләр булганда, чишмәләр төзекләндерелгәндә, авыллар да яши әле.

Чишмә – авыл халкының тормыш чыганагы. Чишмәгә юл беркайчан да югалмасын иде. Менә шулай, чишмәләрне төзекләндереп, шәфкатьле ир-егетләр һәм уңган хатын-кызлар үз-үзләренә тере һәйкәл куя һәм авылның киләчәгенә дә өмет бирә.

                              

Яшәү көче бирә чишмәләр
Яшәү көче бирә чишмәләр
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас