

Җәйге көннәргә тагын да ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.
Бүген дә син, кадерлебез, тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирамга лаек син.
Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, күтәренке кәефтә туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемлебез.
60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал син!
Туганнарың Рәмилә, Ринат, Фирая,
Марат гаиләләре.