Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
23 апрель , 10:23

Күзләр күздә, куллар кулда

Бердәм һәм күркәм гаилә быел президент сайлауларына да бергәләп бара һәм бәхетле билетка юлыга

Күзләр күздә, куллар кулда
Күзләр күздә, куллар кулда

Куллар кулда, күзләр күздә…

Гаилә елы

Фәрзәнә НАЗАРОВА

Югары Тәтешледә төпләнгән  Юлия һәм Илфат Фәрхуллиннарның бергә гаилә коруларына быел 15 тула. Мин алар белән күптән түгел генә таныштым.  Юлия балалар иҗат йортында маскировка сеткаларын үрергә килгән иде.  «СВО группасын даими карап барам, Җиңүгә үз өлешемне кертәсем килә, шуңа ял вакытында булышырга киләм»,– диде ул.

Юлия Данис кызы реабилитация үзәгендә тәрбияче булып хезмәт сала. Үз эшенә мөкиббән киткән югары белемле педагог декабрь аенда югары категориягә  ия булган.  Гомумән, бу филиал хезмәткәрләре заман белән бергә атлый. Биш ел саен һөнәри осталыгын арттыра, үз өстендә күп эшли, хезмәтендә һәм тормышында кирәкле һәр яңалыкны башына сеңдереп бара. «Буш вакытым бөтенләй калмый, эштә дә балаларны төрле конкурсларга әзерлибез. Өйдә дә балалар. Аларның укулары турында кайгыртабыз»,– ди Юлия.

Ә Илфат Миңнебай улының исә мәдәни ял үзәгендә фольклор төркемендә янып-пешеп биеп, җырлап йөргән чагына тап булдым.  Үзе генә дә түгел, ике баласы да үзе кебек сәхнәдә булып чыкты.   8нче сыйныфта укыган кызлары Лариса фортепьяно классында укый, бию түгәрәгендә шөгыльләнә,  ә уллары Александр баян дәресләре ала, шахмат, робототехника белән мавыга, ул да биергә ярата.  Илфат сайтлардагы конкурсларда да катнашырга әвәс. Фотосурәтләр булсынмы, гаиләгә кагылышлы темалар булсынмы – барсын да күзәтеп бара.

 Шулган авылында яшәгәндә Юлия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.  Ятим калган кечкенә Александрны күрү белән үз итә ул. Күп тә үтми, малайны уллыкка ала Фәрхуллиннар. Моннан да зуррак савап юктыр ул дөньяда. Гүзәл холыклы, ачык йөзле кызлары һәм уллары бертугандай дус-тату үсеп килә. Әти-әниләренә өй эшләрендә булыша, укуларында да өлгерәләр, мәктәп тормышында да активлар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Әти-әниләренең тырышлыгы нәтиҗәсе бу.

 Илфат Шулган авылында ишле гаиләдә туып үскән, Нефтекама һөнәрчелек училищесында кондитер-пешекче һөнәрен үзләштереп, район үзәгендәге «Чулпан» ашханәсендә, Диана Вәлинурованың икмәк пешерү цехында хезмәт сала ул.

Фәрхуллиннар район үзәгендә үз йортлары белән яши. Гаилә башлыгы Илфат Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә завхоз булып эшли, мәктәп тормышында актив катнаша.

Бердәм һәм күркәм гаилә быел президент сайлауларына да бергәләп бара һәм бәхетле билетка юлыга. «Рәхмәт 102» сайтына соңлап кына регистрация ясадым, бүләк отарбыз, дигән уй башыбызга да кереп чыкмады. Бәй, икенче көнне үк Уфадан шалтыратып, бүләк отканыбызны әйттеләр. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Ә бу инде республика күләмендәге аеруча кадерлесе. Бүләкләү тантанасы Уфада «Башкирия» кунак йортының конференция залында үтте, телефон тапшырдылар, дип, тәэссоратлары белән бүлеште Юлия Фәрхуллина. Бу инде барыбыз өчен дә шатлык булды.  Фәрхуллиннар очрашкан вакытта ук алар өлешенә  бәхетле билет бирелгән, шуңа күрә дә бер-берсен яратып, аңлашып балаларга матур тәрбия биреп, аларның киләчәген күзаллап яши алар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: