Җиңү парадында катнашкан якташыбыз

Илебез тарихындагы иң күренекле, истәлекле вакыйга – 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән Җиңү парады. Андаа Мәскәү хәрби гарнизоны, хәрби училище курсантлары hәм СССРның хәрби частьләреннән сайлап алынган 31116 солдат-сержант, 2536 офицер, 249 генерал, 24 маршал hәм хәрби техника катнаша. Хәрби парадны ак атка атланып Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков каршы ала, аның белән маршал Константин Рокоссовский җитәкчелек итә. Бу чара тарихка иң зур парад булып кереп калган.

Җиңү парадында катнашкан якташыбызҖиңү парадында катнашкан якташыбыз
Җиңү парадында катнашкан якташыбыз

Сугыш еллары елдан-ел артта калганга, әби-бабаларыбыз сирәгәя hәм олыгая барганга, яшь буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен язып калдыру – изге hәм саваплы гамәл.

Якташыбыз Фәтхлислам Мәгъзумов та менә шушы тарихи парадта катнашу бәхетенә ирешә. Аның улы Әнәс Мәгъзумов  әтисе турындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклашты:

– Әтием 1914 елда Яңа Кайпан авылында Мәйсәрә һәм Мәгъзум Хәертдиновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Ата-бабаларыбыз безнең якка Барда районыннан килеп төпләнгән. Зүрәтием Мәгъзум  балта остасы, аучы була. Беренчеләрдән булып тирә-якта өй буралары бурый башлый. Авылда беренче булып алты почмаклы йорт төзи ул. Гаиләдә алты малай һәм бер кыз үсә. Уллары Камалетдин, Хатыйп, Фәтхлислам, Хөдәйдәт, Борханетдин Бөек Ватан сугышында катнаша. Нурислам исә кечкенә чагында имгәнеп калу сәбәпле, сугышка яраксыз дип табыла. Камалетдин белән Борханетдин хәбәрсез югала, аларның каберләренең кайда икәнлеген дә белмибез. Ә әтиемә, Хатыйп һәм Хөдәйдәт абзыйларыма туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Гомерләренең соңгы көненә кадәр бик дус булып, чын мәгънәсендә бер телем икмәкне дә бүлешеп яшәделәр.

1938 елда армия сафларына алынган Фәтхлислам Мәгъзумов кавалерист булып хезмәт итә. Хезмәтен тутырып, туган авылына кайта. Ләкин авылда бер ай гына торырга насыйп була аңа. Фин сугышы башлану сәбәпле, яңадан яу яланына  китә. Ә аннан соң инде Бөек Ватан сугышы башлана. Шулай итеп, аңа сигез ел хезмәт итәргә туры килә. 1943 елда каты яралана. Бик озак дәваланганнан соң, 1944 елда  яңадан совет солдатлары сафына баса һәм 89нчы танк полкында Т-34 танкында зарядлаучы булып хезмәт итә.

– Әтиебез сугыш еллары турында бик сөйләп бармый иде. Шундый бер очракны бик кызык итеп сөйләгәне хәтеремдә калган: «Бер урман буендабыз. Танклардан төштек. Командир безнең элемтәнең чыбыгына аркылы немецларның да элемтә чыбыгы сузылганын күреп калган.

– Федя (Фәтхлисламны шулай дип йөртә), син давай, бар, бу чыбыкны өзеп кил,  ди.

 Барып тормый гына да өзәргә була аны, –  дидем дә, автоматтан атып, теге чыбыкны өзеп төшерә.

– Син чын снайпер икән бит, – ди командир.

– Мин аучы малае бит. Кечкенәдән корал тотып, атышып үстем, димен. Шушы очрактан соң мине командир адъютант итеп билгеләде», – дип хәтерли әтисе турындагы истәлекләрне Әнәс Фәтхлислам улы. – Икенче бер очракны сөйләгәндә әтиемнең күзеннән ирексездән яшьләр ага иде: «Командир элемтәгә чыккан вакытта күрше танк полкында бергә укыган дусты булуын белгән. Тынлык вакытында очрашырга сүз куеша алар. Картадан карап, кайда икәнлекләрен билгеләгәч, ара ерак түгеллеген ачыклыйлар. Әйдә, Федя, киттек, автоматыңны да ал ди командир. Яңа яуган кар, тауда кәрлә каеннар үсеп утыра, өй зурлык ташлар ята. Бардык, кунак булдык, алар укыган елларын искә алып, сөйләшеп утырды. Кайтырга чыктык. Мин алдан, командир арттан бара. Һәм снайпер уты астына эләктек. Ничек безне алалмады ул – аңламадык. Таш артына кереп постык. Танк шлемын агач ботагына кидереп, снайперның кайда икәнлеген ачыкладык та мин автоматтан очередь бирдем. Карасак, немец снайперының винтовкасы карга төшеп кадалган, ә үзе һаман каенда утыра. Федя, моны ничек төшерәбез инде?  ди командир. Хәзер, дидем дә автоматтан атып снайпер утырган ботакны кисеп төшердем. Федя, моның киемнәрен салдырып ал инде, калмасын, ди командир. Безгә калын телогрейка, чалбар бирәләр иде, ә андый кием белән танк эчендә кыймылдау бик җайсыз. Бу снайперның киеме күннән тегелгән, юка булса да җылы, җиңел  иде. Салдыра башлаган идем, снайпер хатын-кыз булып чыкты. Командир килеп карады да, ярар, чишендермә, ләкин ул барыбер туңып үләчәк бит, давай атып куй инде син аны ди. Автоматымны маңгаена терәп аттым да, борылып карап тормый гына киттем. Менә шушы турыга җиткәч, сөйләгән саен әтиемнең йөзе җитдиләнә, күзләреннән яшь ага башлый иде.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз дүрт тапкыр Баш командующий Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. Шулай ук аның күкрәген «Батырлык өчен» медале һәм башка наградалар бизи.

Туган ягына кайткач, Фәтхлислам Мәгъзумовны «Ленин» (Яңа Кайпан авылы ул вакытта аерым колхоз була) колхозы председателе итеп сайлап куялар. 1951 елда Ленин һәм Вахитов (Бүлкайпан авылы) исемендәге колхозлар берләштерү сәбәпле, ул председатель урынбасары итеп билгеләнә. Сигез ел башкара ул бу вазыйфаны. Яңа Кайпанда тавык, куян, дуңгыз фермалары төзелгәч, яугир үз теләге белән шушы фермаларны җитәкли. Хаклы ялга чыккач, сатучы булып хезмәт куя. Кызы Рәүмәнәне дә үзе янына эшкә алып, сатучы һөнәре серләренә төшендерә.

Хаклы ялга чыктым, дип кул кушырып утырмый сугыш ветераны. Балта остасы буларак, ишек, тәрәзәләр, тәрәзә порыслары ясый.

Бүлкайпан сылуы Нәзирә Әслам кызы белән 1946 елда матур гаилә корып, Мәгъзумовлар дүрт  балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, Факия исемле кызлары кечкенә чагында вафат була. Борхан, Рәүмәнә һәм Әнәс олы тормыш юлында үз урыннарын табып, матур гомер кичерәләр.

– Әниебез белән алар бик тату яшәделәр. Без аларның бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен дә ишетмәдек. Әниебез аның эштән кайтканын һәрвакыт капка төбендә көтеп тора иде.  Әтиебезнең яу яланында яраланганын да без соңрак кына белдек, аны ул беркемгә дә сиздермәскә тырышты, инвалидлык та юллап йөрмәде. Ә бит аның бер аягы дүрт сантиметрга кыскарак иде. Шул тиклем сабыр, түземле булган ул. Әниебез аны бик нык хөрмәт итте, бездә дә шушы ук сыйфатларны тәрбияләде, –  дип дәвам итте сүзен Әнәс абый. –Аның Җиңү парадында катнашуын да без очраклы гына белдек. Сугышчан дуслары белән төшкән фотосын реставрациягә биргәч, мина реставратор: «Бу бит уникаль фото. Аның артына 1945 ел, 24 июнь, Мәскәү, Җиңү парады дип язылган бит. Калган язуларын танымадым, чөнки алар латын телендә», – дип шалтыратты. Фотодагы яугирләрнең кем икәнлекләрен әлегә ачыклый алмадык, моның өстендә эш дәвам итә.

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы күптән тарихта калды. Әмма аның һәр көне кешелек язмышында кайтаваз булып һаман яңгырый. Райондашларыбыз арасыннан моннан 79 ел элек тарихи Җиңү парадында катнашып, Кызыл мәйданнан атлап үткән кешеләр булуы безнең күңелләрдә горурлык хисе уята.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас